Марат Кәбиров: «Бу тормыш атынгыч шикелле»

Атынгычта атынганыгыз бардыр инде? Җирдән кинәт кенә этелеп китәсең дә алга омтыласың, билгеле бер биеклеккә менеп җиткәч, кирегә чигәсең, аннан тагын алга… Сүз белән аңлатып та булмый бугай, әллә нинди бер тылсымы бар аның. Тизлегеңне арттырган чакларда бигрәк тә. Аякларыңны тездән җыеп артка чигенәсең… Чигенәсең дию бармый монда. Бу чигенү түгел, бу – аз гына арткарак китеп, көч туплау гына. Хәтта чигенсәң дә, син өскә күтәреләсең, гайрәт җыясың һәм бар кодрәтеңә талпынып, аякларыңны турайтып җибәрәсең. Атынгыч алга ташлана. Җир шары аста кала. Йөзеңә җил бәрелә. Чәчләрең тузгып киткәндәй була. Бер мизгелгә генә тизлек меңләтә арткан шикелле тоела. Син очасың…

Билгеле бер биеклеккә, ераклыкка җиткәч, әлбәттә, тагын кирегә китәсең. Шул ук тизлек белән кабат элекке ноктага кайтасың. Тик артка барганың сизелми. Сизелсә дә, ул кирегә китү кебек тоелмый, чөнки ул мизгелдә син тагы да ныграк талпыну, тизлегеңне һәм биеклегеңне арттыру турында уйлыйсың. Ә алга бару турында уйлап узган гомер ул чигенү дә, җиңелү дә, артка бару да түгел. Бу бары тик… белмим инде ни дип атарга да. Үз урыныңны билгеләү, киләчәккә омтылышыңны көйләү мизгеле инде ул. Изге мизгел.

Атынгычта артка киткән чагың сизелми. Шуңа син гел алга барган шикелле тоеласың. Әгәр атынгычың биегрәк, бавы да озынрак булса, бу халәт тагы да ныграк көчәя, бөтен тылсымы ачыграк төсмерләнә. Аяк астындагы җир дә гади урын түгел, ә Җир шарының үзе сыман тоела. Син һәрвакыт алга барасың, син гел югарыга күтәреләсең. Син гел югары тизлектә җилдерәсең. Әнә ич хәтта җил дә битләреңне чеметтерердәй итеп килеп бәрелә дә каядыр чәрдәкләнеп оча. Син җилләрне ертып җилдерәсең. Җилләрдән дә җитезрәк булып…

Менә шундыйрак тойгы кала. Атынгычта тойгы гына өстенлек итә, монда хисләр генә үткенләнә. Монда синең бар булмышың хис-тойгыдан тора. Ә уйлар каядыр югала. Уйланып торырга вакытың юк. Уйлар кирәк тә түгел. Аңа бернинди мохтаҗлыгың юк. Синең барыр юлың билгеле, кылыр хәрәкәтең дә ап-ачык: аз гына артка китәсең дә алга ташланасың. Син монда уйлардан өстен.

Атынгычтан төшкәч кенә уйлар кире кайта. Югарыда сине куып тоталмыйча интегеп йөргән җирләреннән сөенешеп киләләр дә җилкәңә менеп атланалар. Уйлар кайтып җитү белән баягы ашкынулар, канатлы хисләр юкка чыга. Җирнең тарту көче шикелле чынбарлык суырып ала да үз урыныңа кабат беркетеп куя. Ә чынбарлык син уйлаганча, син теләгәнчә үк түгел икән…

Беренчедән, кайчаннан бирле алга томырылсаң да, битләреңә бәрелгән җилләр тизлегенә кинәнсәң дә син беркая да китә алмагансың. Элек кайсы урында булсаң, әле дә шунда калгансың. Моңа ышанасы килми. Алай булырга тиеш түгел бит инде! Син бит шулкадәр озак җилдердең, хәтта уйларың да куып тота алмас тизлектә булдың. Ә үзең… Югыйсә, ул вакытта шул тизлектә Җир шарын әллә ничә кабат урап чыгарга тиеш кебек идең бит.

Икенчедән, син бернинди биеклеккә дә күтәрелмәгәнсең. Нинди оста итеп талпындың бит инде югыйсә… Ул талпыну белән син галәмгә дә чыга алган булыр идең. Әнә ич, башкалар да атынгычта, кайберләре синнән дә югарырак күтәрелә, хәтта гәүдәләре дә күз алдында кечерәеп киткәндәй тоела. Җирдән карап торучылар аларны ярсу алкышларга күмә. Алар өчен җан атудан хәтта сулышлары киселеп китә, үзләре дә сизмәстән «Аһ!» – дип куялар. Атынучылар күңелендә туган хис-тойгылар тамаша кылучыларга да күчә, аларны да бар дөньясын онытып дулкынланырга мәҗбүр итә. Тик барыбер… алар да бер җиргә төшәчәкләр һәм шулкадәр ашкынып, шулкадәр талпынып атынсалар да, беркая китә алмаганлыкларын аңлаячаклар. Авыр булыр инде аларга да.

Без бит үзебез кылган эшләрнең күбесен яратып башкарабыз. Теләр-теләмәс кенә башланганнарына да ияләшеп китәбез, мәҗбүри гамәлләргә дә җан җылысын кушарга тырышабыз. Җан җылысы кушылган эш кенә үзеңне җылыта ала. Шул яратып башкарылган эшкә кайчагында бөтен гомеребезне багышлыйбыз. Шуның белән дәртләнәбез, кинәнәбез, яңа үрләр яуларга, алдынгылардан булырга омтылабыз. Күп чакларда безнең гомер белән башка бернәрсә дә түгел, ә нәкъ менә шул югарырак күтәрелү, алдынгырак булу теләге идарә итә. Үз тизлегебездән үзебез тәм табабыз. Битебезгә килеп бәрелгән җилләр шул тизлекнең бер дәлиле булып тоела. Күз алдында биешеп якынайган йолдызлар галәмебезне киңәйткән кебек була, үзебезне дә йолдыз итеп тою мөмкинлеге бирә. Без үзебезнең чигенүебезне дә, артка киткән, түбән төшкән чакларыбызны да сизмибез. Сизсәк тә, моны нәкъ шулай булырга тиешле табигый хәл дип кабул итәбез. Алар бары тик көч туплау, яңа омтылыш өчен әзерлек мизгеле генә бит инде. Без үзебез барырга тиешле юлны һәм яуларга кирәк биеклекне генә күрәбез… Әнә ич, кылган гамәлләребезне күзәтеп торучыларның да дәртле алкышлары ишетелә. Димәк, барысы да яхшы, димәк, без – дөрес юлда.

Һәм бер мәлне җиргә төшәбез дә… беркая да китә, бер биеклеккә дә күтәрелә алмаганыбызны аңлыйбыз. Без бары тик атынгычта гомер уздырганбыз…

Бу тормыш атынгыч шикелле…

 


Фикер өстәү