Рөстәм Миңнехановка вуз һәм көллиятләрдә укуны кичкә күчерергә тәкъдим иттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка вуз, техникум һәм көллиятләрдә укуны кичкә күчерүгә бәйле тәҗрибә рәвешендәге проект башларга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегиясендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев әйтте.

Аның сүзләренә караганда, бу — республикада кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә булышачак.

-Вуз һәм техникум-көллиятләрнең көндезге бүлекләрендә белем алучыларга 17.00 сәгатьтән соң уку мөмкинлеген булдыру — икътисад тармагына өстәмә рәвештә 235 мең кадр җәлеп итәргә булышачак, — диде Тимур Шаһивәлиев.


Фикер өстәү