Яман шеш китереп чыгара торган ризыкларны атаганнар

Табиб-терапевт Варвара Рубан составында канцероген булган ризыклар турында әйтеп үткән.

Белгеч әйтүенчә, ашказанында яман шеш китереп чыгара торган иң куркыныч ризыклар – алкоголь, кызыл һәм эшкәртелгән ит, ысланган, тозланган ризыклар, соуслар, маргарин һәм кайбер яшелчә белән җиләк-җимешләр. Ашказаны-эчәк тракты өчен иң куркынычы – алкоголь, ә эшкәртелгән ит белән мавыгу ир-атларда мәни бизе яман шеше барлыкка китерергә мөмкин. «Чөнки колбаса, сосиски һәм консервларга нитрит өстиләр. Алар ашказаны-эчәк юлларында яман шешкә китерә торган нитрозаминнар барлыкка китерә», – ди белгеч бу җәһәттән.

Табиб шулай ук нитратлар һәм махсус ашламалар белән ашланган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең сәламәтлек өчен куркыныч булуын әйтә. Тозланган азык-төлек тә, срставында диметилнитритлар булу сәбәпле, онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Табиб сәламәтлек өчен куркыныч булган тагын бер әйбер турында искәртә: бу – газлы эчемлекләр.


Фикер өстәү