Тормышыбыз түгәрәк инде безнең, тик хәзер кеше кеше белән аралашмый, үзенә бикләнде, анда кеше кайгысы юк. Шулай дибез инде. Моңа артык исебез дә китми бугай, тик күңелдә нәрсәнедер юксыну тойгысы да чалынып калгандай була. Аралашу бик юк бит инде, чынлап та.
Кешенең аралашып яшәвен күрсәтү өчен иң уңайлы җир тулай торак бугай. Исеменнән үк билгеле бит инде, монда кеше уртак тормыш кичерә. Бу гомерендә бер нәрсә дә эшләмәгән ата ялкаулар һәм пошмас кешеләр яңадан туарга тиеш. Тулай торак бүлмәсенең ишеге булып. Чөнки аңа бер мизгелгә дә тынгылык бирмиләр, гел төрткәләп торалар – әле анысы килеп шакый, әле монысы. Кайберләре шакып тормыйча гына бәреп керә. Кайберләре ишекне ачып кына карый да, күзе кызыгырлык нәрсә тапмыйча, ары китә. Кемдер хәл белергә керә, кемдер үз хәлен белдерергә. Кемдер тоз сорый, кемдер суган, кемдер бәрәңге… Шуңа күрә тулай торакта кеше беркайчан да ачтан үлә алмый, өч-дүрт бүлмә ишеген шакыдыңмы – ашар ризык табыла.
Элек авыл да, кала да – барысы да үзара керешеп, йөрешеп, бер тулай торак шикеллерәк яши торган иде. Шуңа тормыш агышын тою җайлы, чөнки ул бер мәйданга җыелган халык шикелле шау-гөр килеп тора. Хәзер тормыш алай шауламый, ул өстәлгә менгән мәче шикелле шым гына ага. Шундый ук шым һәм җитез. Кайчагында аның бармы-юкмы икәнен дә тоймый каласың, бары тик өстәлдәге май савыты бушаганны күреп кенә барысын да чамалыйсың. Гомернең бу чоры да узып киткән икән ләбаса, дисең.
Аралашып яшәүнең сәбәпләре күптер инде аның. Тик иң мөһиме мохтаҗлык бугай. Бүтәннәрдән сиңа нәрсәдер кирәк булу. Тоз кирәк икән – ишек кагасың, кыз кирәк икән – тагы… Өметең тәмам өзелгәнче шулай йөреп була. Ә ул өзелми, бер ишектән тапмаганыңны икенчесеннән мәҗбүри биреп җибәрәләр.
Әгәр сиңа берни дә кирәкми икән, беркемгә дә барып йөрмисең. Ашар ризык, кияр кием бар, сөйгән яр янәшәдә, телефон тулы дуслар, гәп куерту ихтыяҗы юк, бөтен нәрсә бар – шулай булгач, кая барып, нәрсәгә өметләнеп йөрисең инде. Ятасың өеңдә, кемдер соранып килгәнне көтеп. Ә ул килми, чөнки үзе дә синең хәлдә. Һәм зарланырга мәҗбүр буласың: кеше үзенә бикләнде хәзер, дисең.
Үз көнен үзе күреп яшәүченең аралашуга артык мохтаҗлыгы булмый. Ә мохтаҗлыгың булса? Үз-үзеңне хәстәрләрлек хәлдә булмасаң? Ул чакта инде, чынлап та, ишекләрне җилтерәтеп йөрергә кала. Син барысын да күрәсең, барысына да керәсең. Ә үзеңә берәү дә килми. Беркем дә килми икән, димәк, аларга синнән берни дә кирәкми. Ә сиңа кирәк… Шунда аңлыйсың инде үзеңнең нинди хәлдә икәнеңне. Хәер сорап йөргән фәкыйрь кебек бит инде бу, теләнче шикелле. Һәм син үзең дә алар дәрәҗәсенә күтәрелергә, арт шәрифеңне аларныкы шикелле йомшак җиргә утыртырга тырышасың.
Бу бик җиңел түгел икән. Ләкин акрынлап кына нәрсәдер килеп чыга, мохтаҗлыкларың кими бара. Аның саен күңелең үсә, ныграк тырышсам, нәтиҗәсе яхшырак булыр дип уйлыйсың һәм тырышасың. Хәзер инде син башың белән мәшәкатькә, эшкә чумасың, кем беләндер аралашырга теләгең булса да, вакытың калмый. Вакыт табылса, теләк югала. Шундый авырлык белән яуланган бераз буш вакытыңны әллә кемнәргә әрәм итә алмыйсың ич инде, аны ял итүгә багышларга кирәк. Башка чараң да юк, арыгансың, талчыккансың. Хәзер ял итеп калмасаң, бераздан тагын тынгысыз чор башланачак…
Ә бүтәнчә булмый. Син үз тормышыңны фәкать үзең генә көйли аласың. Бүтәннәрдән ярдәм көтә алмыйсың. Якын кешеләреңнән – бигрәк тә. Чөнки алар да нәкъ үзең шикелле үк, үз тормышларын җайга салу белән мәшгуль һәм бер минутлык та вакытлары буш түгел. Хәзер инде син яхшы аңлыйсың, кешенең вакытын алу ул аның акчасын каерып алудан да хәтәррәк, чөнки акчаны киреп кайтарып биреп тә була, ә вакытны – юк. Иң явыз карак, иң яман талаучы – кешенең вакытын алучы. Һәм син фәкать үзеңә генә ышанып, үз тормышың белән генә яши башлыйсың. Бүтәннәр белән аралашуга инде ихтыяҗың да бетә, вакытың да калмый, кызыгы да югала.
«Тормышы түгәрәк», – диләр бит инде мохтаҗлыгы беткән кеше турында. Безнеке дә шулай – шар кебек. Һәм без шул шарны тәгәрәтеп, тауга менеп барабыз. Һәркемнең – үз шары. Күршесенә ярдәм итәр иде, үзенеке аска төшеп китәчәк. Ярдәм сорар иде, кулын кесәсенә тыгып торган буш кеше юк. Һәркемнең – үз шары. Һәр шарның – үз авырлыгы.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat