Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы күпме икәнлеген әйттеләр

Соңгы биш елда хезмәт хаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында шактый алга китеш сизелә. Бүген ул ике тапкырга артып, уртача 46,8 мең сумны тәшкил итә. Бу турыда авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров еллык коллегиядә хәбәр итте.

– Ләкин эшлисе эшләр бар әле, без республикадагы уртача хезмәт хакларына якынаерга тиешбез, – диде ул.
Министр әйтүенчә, дәүләт ярдәмен исәпкә алып, рентабельлек 8,9 процентны тәшкил итә, ә аннан башка 3 проценттан азрак. Табыш белән эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1,7 процентка кимегән.
– Бер яктан караганда, аңлашыла да. Бу инвестицияләр җәлеп итү һәм объектларның тиз генә үз-үзләрен аклавы белән бәйле. Чыгымнар да артты. Шул ук вакытта хуҗалыкларның үзләренең эчке резервлары күп. Без үзебезнең уңышсызлыкларыбызда һава торышын һәм базарны гаепләргә ияләштек, ләкин идеаль һава торышының һәм базарның бервакытта да булганы юк – алар ничек бар, шулай. Авыл хуҗалыгы продукциясенә югары бәя булыр дип өметләнмәгез, без үзебезнең иң яхшы хуҗалыкларның үзкыйммәте кысаларында эшләргә өйрәнергә тиеш, – диде Марат Җәббаров.


Фикер өстәү