Авыл хуҗалыгы тармагында иң югары хезмәт хакы түләүче районнар билгеле

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, узган ел авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакын 5 процентка күтәрергә планлаштырылган булган. Чынлыкта 24 процентка арттыра алганнар. Быелга да бурычлары зурдан: республикадагы уртача хезмәт хакыннан 80 процентка күтәрүгә ирешмәкчеләр.

Иң зур хезмәт хакларын Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Мөслим, Буа һәм Тәтеш районнарында алалар икән. Әлеге районнар халкы уртача район дәрәҗәсеннән югарырак хезмәт хакы алып эшли. Ә менә Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Баулыда яшәүчеләрнең хезмәт хаклары уртача республика дәрәҗәсеннән 40 процентка кимрәк.

– Хәтта бер районда яшәүче эшчеләрнең хезмәт хаклары 1,5-2 тапкырга аерыла. Бүген авылда кешеләрне 15-20 мең сум акча белән тотып калып булмый, – диде министр. – Безнең әлегә бер эшчегә 700 мең сумнан да азрак керем алучы хуҗалыклар бар. Мондый аз күрсәткеч белән айга 30 мең сум түләү мөмкин түгел. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк.

Чагыштыру өчен, узган ел республика буенча 1 эшченең хезмәт җитештерүчәнлеге 2,8 млн сумны тәшкил иткән. Югары технологияләр кулланып эшли торган компанияләрдә ул күрсәткеч кеше башына 9 млн сумга җиткән, ә уңышлы агрофирмаларда 5 млн сумнан артып киткән.


Фикер өстәү