Марат Җәббаров: «Спекуляция ярминкәләрдә дә булмасын дип, контрольдә тотачакбыз»

Бер атна эчендә республикада шикәргә ихтыяҗ  – 16, көнбагыш маена – 9, карабодайга – 5, тозга 7 тапкыр арткан. Шуңа карамастан, складларда ким дигәндә ике айга җитәрлек азык-төлек бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга шулай дип хәбәр итте. 

– Нәкъ менә шушы ыгы-зыгы аркасында шәһәрләрдәге сәүдә нокталарында буш киштәләр күрергә туры килә. Бүгенгә вазгыять тотрыклылана, кибетләрдә запаслар арта, – диде министр.

Аның сүзләренчә, кибетләрдәге товар кытлыгы да, бәяләрдәге үзгәрешләр дә министрлыкларның һәм тикшерү органнарының катгый күзәтүе астында тора. Телибезме-теләмибезме, ихтыяҗ арту бәяләр күтәрелүенә дә китерә. Министрлык китергән мәгълүматлар буенча, узган айда, мәсәлән, шикәр бәясе – 6, сөт – 6,6,  атланмай – 3,1, помидор – 11,8, кишернеке 10,3 процентка арткан. Әле бу соңгы атнадагы үзгәрешләрне исәпкә алмаганда гына. Ләкин Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда, кайбер позицияләр буенча Татарстанда бәяләргә тотрыклылык саклана. Мәсәлән, сөт бәяләре үзгәрешсез калган.

– Бәяләр үсеше котылгысыз. Предприятиеләр аны арттырмыйча да булдыра  алмый, чөнки кайбер чимал, мәсәлән, шул ук ипине генә алсак та, ингредиентлары чит илдән кайтарыла. Аларны бүген үзебезнекеләр белән алмаштырырга кирәк, – дип белдерде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, иске партиядәге шикәр бәяләре артмаган, соңгыларының бәяләре кыйммәтләнгән.

– Бүгенгә социаль структураларны шикәр белән тәэмин итү, ярминкәләргә чыгару өчен запаслар булдырылды. Сәүдә үзәкләренә килгәндә, Зәй шикәр заводы – федераль челтәрләр белән, Буа заводы республика сәүдә челтәрләре белән килешүләр төзегән. Бәяләр бөтен Россиядә билгеле бер темплар буенча үсә, – диде министр.

Җитәкчеләр, товар кытлыгы юк, дип даими рәвештә сөйләп торсалар да, халык кибетләрдә аерым бер товарларның җитәрлек күләмдә булмавына зарлана. Марат Җәббаров тагын бер кат бу хәлне кирәкле товарларны тарату үзәкләреннән кайтарып өлгермәү белән аңлатты.

– Кайбер сәүдә челтәрләре шикәрнең бер кулга бирелә торган сату күләмен киметергә булды. Спекулянтлар күпләп алалар да, кыйммәтрәк бәядән сатып җибәрәләр. Әйе, андый проблема бар. Сәүдә челтәрләрен контрольдә тотабыз, алар күпләп шикәр алучыларны истә дә калдырырга тырыша. Спекуляция ярминкәләрдә дә булмасын дип, контрольдә тотачакбыз, – диде министр.

Моннан кала, узган атнада Евразия икътисади берлегенә керүче илләргә ашлык һәм шикәр чыгару тыелды. Монда сүз аерым алганда бодай, арыш, арпа һәм кукуруз турында бара. Марат Җәббаров әлеге чараның вакытлыча булуын әйтте.

– Бу карар бүгенге шартларда эчке базарны саклар һәм илне азык-төлек куркынычсызлыгы белән тәэмин итәр өчен эшләнелә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә ашлык белән тәэмин ителеш 150 проценттан артып китә. Моннан кала, Россия халыкны башка төр продуктлар белән тулысынча тәэмин итә. Чит илдән кертелә торган товарларга ихтыяҗ зур түгел. Ихтыяҗ булганнары да безнең илдә табигать шартларына бәйле рәвештә  генә җитештерелми, – диде министр.

Аның каравы быел Татарстанда яшелчә һәм бәрәңге утырту мәйданнарын 10 процентка арттырырга уйлыйлар. Биш ел эчендә республикада яшелчә саклагычлар төзү буенча да зур эшләр башкару планнары бар. Башка культуралар буенча үзгәрешләр булмаячак. Марат Җәббаров фикеренчә, бүгенге шартлар үз җитештерүчеләребез өчен яңа мөмкинлекләр ача.

– Барлык ярдәм чаралары үз көчендә калачак, – диде ул. – Шулай ук без продукция күләмен арттыру буенча эре җитештерүчеләр белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Сөт һәм ит буенча мөмкинлекләр җитәрлек. Әйе, ашлык, ярма эшкәртү буенча проблемалар бар. Кооперативлар аша эшли алырлык берничә проектыбыз бар. Аларга ярдәм итәргә тырышабыз.

Соңгы ике атнада азык-төлек булмаган товарларга да бәяләр кискен артты. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер әйтүенчә, бигрәк тә кер юу порошогына, бәдрәф кәгазенә һәм подгузникларга бәяләр күтәрелгән. Ә менә шырпы, антисептик, бала ашата торган шешә хаклары, киресенчә, төшкән.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү