Саклык банкы: Барлык системалар һәм офислар гадәттәгечә эшли

Клиентлар банк операцияләренә бәйле проблемалар күрми.

Саклык банкында барлык системалары һәм офисларының гадәттәгечә эшләве турында белдергәннәр. Банк, АКШның санкцияләр исемлегенә кертелүенә карамастан, шулай, барысы да тыныч. Картага акча күчерү-алу буенча да бернинди чикләүләр юк. Банкның матбугат хезмәте шулай дип белдергән.

Кредит оешмасында билгеләп үтелгәнчә, санкцияләр кешеләрнең саклык акчасына да, аны алу мөмкинлеген чикләүгә дә кагылмый. Саклык банкының барлык кыенлыкларны җиңү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, банкта әйтүләренчә, корреспондентлык счетлары белән эшләүнең яңа шартлары өйрәнелә башлаган.

Яңа санкцияләр буенча, Америка хакимияте 30 көн эчендә Саклык банкының барлык корреспондентлык счетларын ябарга тиеш. Бу доллар белән финанс операцияләрен башкарып булмаячагын аңлата.


Фикер өстәү