Белгеч мошенниклар алган кредит өчен кем җавап бирәчәген аңлатты

Мошенниклар банкның онлайн кушымталары аша кредит рәсмиләштерү очраклары кимеми. Җинаятьчеләр гражданнарның телефон номерларын ачыклый, алар исеменнән онлайн банк аша кредит ала, шуннан соң аны акчага әйләндерә. Мошенниклар алган кредит өчен банк ничек җавап бирә? Россия Югары суды аңлатма бирде.  

– Кредитны дистанцион рәвештә алганда, клиент килешүне рәсмиләштерү өчен гариза биргән һәм акчаны өченче затларга күчерергә кушкан очракта банкларга саклык чараларын күрергә кирәк. Мошенниклар сезнең исемгә кредит алган банкта клиент имзасы белән кредит килешүе сакланырга тиеш. Элек банк кушымталары аша кредит алганда, акча алучының кредит килешүен үзе имзаламаганын яки моның алдау белән эшләнгәнен исбатлау мөмкин түгел иде. Хәзер банк акчаның, чыннан да, заем алучыга керүенә ышанырга тиеш.  Кассация судларының моны билгеләгән карарлары бар.


Фикер өстәү