Авылда тормыш шартларын яхшырту буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән районнар билгеле

Билгеле булганча, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча тырышып эшли торган районнарның ел саен рейтингы төзелә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә әнә шул районнар исемлеге аталды.

Анда быел да Тукай, Әтнә, Балтач, Саба, Буа һәм Кукмара районнары лидерлар рәтендә. Алар терлекчелектә дә, игенчелектә дә башкаларга караганда югарырак күрсәткечләргә ирешә. 2020 ел белән чагыштырганда Мамадыш, Алабуга һәм Чистай районнары да күрсәткечләрен яхшырта алган. Тулай продукт бәясе күрсәткечләре буенча, корылык булуга карамастан, Әтнә, Тукай, Саба һәм Кукмара районнары яхшы нәтиҗәләр биргән. Сөт савып алуда да моңа кадәр телгә алынган районнар макталды. Алар – Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары.


Фикер өстәү