Европа берлеге яңа санкцияләр кертергә җыена: алар Россия банкларының 70 процентына һәм дәүләтнең төп компанияләренә кагылачак

Европа берлеге санкцияләрнең икенче пакеты кертеләчәген белдергән. Алар Россия банкларының 70 процентына һәм төп дәүләт компанияләренә кагыла. Бу хакта Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен белдерде, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Исегезгә төшерәбез: Россия Донецк һәм Луганск республикаларын таныганнан соң Европа берлеге санкцияләрнең беренче пакетын гамәлгә кертте. Чикләүләргә Дәүләт Думасының 351 депутаты (республикаларны тану өчен тавыш биргән өчен), янәсе, Украинаның бөтенлеген, мөстәкыйлелеген какшатуда яки аңа януда роль уйнаган 27 физик һәм юридик зат эләкте. Шулай итеп, Европа берлегенең Россия буенча “кара исемлеге” ике тапкырдан күбрәккә озынаеп, хәзер 555 физик заттан һәм 52 оешмадан тора.

Исегезгә төшерәбез: кичә иртән Владимир Путин Россия халкына чираттагы тапкыр мөрәҗәгать итеп, Донбасста махсус хәрби операция башлап җибәрү турында белдерде. Хәрби операциянең максаты – 8 ел буе Киев режимы ягыннан кимсетелүгә, кысрыклануга дучар булган кешеләрне яклау.
Европа берлегенең тышкы эшләр буенча башлыгы Жозеп Боррель, моңа җавап итеп, Россия җитәкчелегенең моңарчы күрелмәгән изоляциядә калачагын белдерде.


Фикер өстәү