Казанда биш катлы йортта янгын чыгып анда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Казанның Назарбаев урамындагы биш катлы йортта яшәүчеләрне төнлә янгын аркасында эвакуацияләгәннәр.

Янгын турында хәбәр 00.30 сәгатьтә килде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Биш катлы йортның аскы катында әйберләр янган. Шуның аркасында подъезд кара төтен белән тулган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, бинадан 35 кеше  чыккан булган.

0.58 сәгатьтә янгын сүндерелгән, беркем дә зыян күрмәгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү