Чехия россиялеләргә виза бирүне туктатты

Чехия Россия гражданнарына виза бирүне туктатты. Бу хакта бүген Иминлек советы утырышы нәтиҗәләре буенча Үзәк Европада урнашкан бу илнең Премьер-министры Петр Фиала белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Россиянең Украинадагы хәрби операциясе аркасында Чехия Брно һәм Карловы Вары шәһәрләрендә Россия генераль консуллыкларын, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургта үз вәкиллекләрен яба.

Чехия хакимияте Россия һәм Беларусиядәге илчеләрен дә чакыртып алды. «[Чехия] тышкы эшләр министры Прагага Россия һәм Белоруссиядәге республика илчеләрен консультацияләргә чакыра», –  дип аңлатты Фиала.

Россиялеләргә виза бирү туктатылуга килгәндә, искәрмә буларак, ул бары тик гуманитар нияттән аны алырга хокукы булган Россия гражданнарына гына биреләчәк.


Фикер өстәү