Россия Президентын сайлауда чит илләрдән күзәтүчеләр катнашачак

Март аенда Россия Президентын сайлауда  чит илләрдән 500–1000 чамасы күзәтүче катнашачак. Үзәк Сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтүенчә, күзәтүчеләр 100дән артыграк илдән киләчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе 95 илгә чакыру җибәргән. Алардан уңай җаваплар алына. Сайлауда кимендә 13–14ләп халыкара оешма вәкилләренең дә катнашуы күздә тотыла. Моннан тыш 20 илдән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең килүе көтелә.

«Президент сайлауга бик зур кызыксыну күрсәтүләрен сизеп-күреп торабыз», – дигән Памфилова. Шулай ук бәйсез халыкара күзәтүчеләргә дә чакырулар юлланган.


Фикер өстәү