Татарстанда сайлау алдыннан 3 меңнән артыграк күзәтүчене әзерләгәннәр

Татарстанда Россия Президентын сайлау алдыннан иҗтимагый күзәтүчеләр өчен 45 өйрәтү чарасы үткәрелгән. Аларда 3 меңнән артыграк кеше катнашкан. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Иҗтимагый палатасының Хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле комиссиясе рәисе Тимур Какохо иҗтимагый штаб утырышында шул хакта сөйләп үткән.

Чара Татарстан Иҗтимагый палатасында узган.

“Россиядә сайлауларга даими рәвештә җәмәгать контроле системасы эшләп килә. Сайлауда “үтәкүренмәлелек”, намуслылыкны тәэмин итә, шулай ук кешеләргә тавыш бирүдә һәм аның нәтиҗәләрен контрольдә тотуда актив катнашу мөмкинлеге бирә ул”, – дип искәрткән Какохо.

Аның әйтүенчә, сайлау закон һәм барлык халыкара стандартлар нигезендә уздырыла. Илдә иҗтимагый күзәтү институты күп еллар дәвамында булдырылган. Төп максаты – тавыш бирүдә “үтәкүренмәлелеккә”, ачыклыкка ирешү, шулай ук кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

Иҗтимагый палата вәкиле билгеләп үткәнчә, Россиядә булдырылган система – дөньядагы иң зурларыннан берсе: ул илнең бөтен территориясен колачлап, йөзләрчә иҗтимагый оешмадан, меңнәрчә эксперттан, йөзләрчә мең гади кешедән тора. Шул рәвешле сайлауның барышы ышанычлы төстә контрольдә тотыла, аның намуслы узуына гарантия барлыкка килә.

Россия Иҗтимагый палатасы һәм төбәкләрнең Иҗтимагый палаталары тарафыннан сайлау участокларына җибәрелүче күзәтүчеләр җәмәгать контролен хәл итә. Аларның нәтиҗәле эшләве өчен, сайлау законындагы яңалыклардан, күзәтүчеләрнең хокукый статусыннан, башка үзенчәлекләрдән чыгып, укыту-өйрәтү үткәрелә.

Моннан тыш, узган елларда җәмәгать күзәтүен оештырудан чыгып, практик гамәлләр камилләштерелгән. Күзәтүчеләргә кандидатлар укыту-өйрәтү барышында участок сайлау комиссиясендә килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу мәсьәләне хәл кылу юлларын күрсәткән. Шулай итеп, алар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен үстергән.

Программа ахырында һәр кандидат йомгаклау тесты аша узган. Шулай итеп, аның әзерлеге һәм белем дәрәҗәсе билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уздырылачак. Сайлауга 4 кандидат: “Новые люди” партиясеннән Владислав Даванков, ЛДПРдан Леонид Слуцкий, КПРФтан Николай Харитонов һәм бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче буларак) кертелгән.


Фикер өстәү