“Коточкыч фотосурәтләр”: Татарстанда кибет түбәсе ишелү сәбәбен ачыкларга кушканнар

Казан мэры Илсур Метшин башкалабызның Дәрвишләр бистәсендә кибет түбәсе ишелү сәбәпләрен ачыкларга кушкан. Бу җәһәттән бурычны ул башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка йөкләгән.

Метшин әйтүенчә, корылманы төзекләндерүнең сыйфатын гына түгел, бәлки әле ничек карап тотылуын да күзәтеп торырга кирәк.

“Дәрвишләр бистәсендәге кибет “козырегы” җимерелеп төшүнең коточкыч фотосурәтләрен күрдек. Корылманың (түбәсе ишелгән “Магнит” шунда эшли) милекчесе – коммерцияле оешма. Вакытында күрелмәгән чараларның хәтәргә китерүенә юл куярга ярамый. “Козырек”ны, үзбелдеклеләнеп, кем 1,5 метрга алга чыгарып куйган, ни өчен түбәдәге карны вакытында төшермәгәннәр – боларның барысын да ачыкларга кирәк”, – дип басым ясап әйткән Метшин.

Исегезгә төшерәбез: кичә Дәрвишләр бистәсендә кибет түбәсе җимерелгән. Бу хакта хәбәр ашыгыч хезмәтләргә кичке бишенче яртылар тирәсендә кергән. Җимерекләрне чистартуга авыр техника, шулай ук МЧС хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр юк. Фотосурәттән күренгәнчә, кибет түбәсендә кар бик күп булган. Совет районы прокуратурасы тикшерү башлап җибәргән.


Фикер өстәү