Халык синоптигы Рәис Шәкүров: Шушы көннән соң кыш үзенең дилбегәсен җибәрәчәк

Әле генә яз, әле генә кыш кебек. Аңламассың бу табигатьне. Ни өчен яз һаман килми? Күңел тизрәк табигатьнең уянуын көтә. Ә менә җылы көннәрнең тиз генә килергә ашыкмавын Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров болайрак аңлатты.

Рәис абый алдан ук, яз ашыкмыйча киләчәк, дип искәрткән иде. Шәкүровлар бакчаларын  ноябрь аенда гына сукалаган.  Көз соң килсә, язы да шулай була икән. Халык синоптигының  фаразы дөрес туры килгән, димәк.

–  Яз 21 мартта киләчәк, – дип ышандыра Рәис Шәкүров. – Хәзерге вакытта хут суыклары хакимлек итә. Ул мартның 19ына кадәр дәвам итәчәк.  Шуннан соң кыш үзенең дилбегәсен җибәрә. Мондый суыклар бик әйбәт.  Чөнки җәй җылы булачак.  Кояшы да кыздырыр, яңгыры да вакытында явар, җиле дә исәр.

Рәис Шәкүров әйтүенчә, элек март ае нәкъ шулай килгән дә. Тик быелгысы кебеге байтактан күрелмәгән. Хут суыгы вакытында  хәтта  сыерның мөгезе  сынарга мөмкин икән. Борынгылар шулай дия торган булган. Ул вакытта агачлар да суыктан шарт-шорт килеп ярыла. Менә шундый үзгәрешләр күзәтелә. Ашытбашта бүген – чын хут суыгы (-) 30 градус.

– Авылда әлегә яз исе килә дип әйтеп булмый. 21 мартта – көн белән төн тигезләшкәч, борын сизә башлый аны. “Кара каргалар килде, яз җитте”, – дип сөенүчеләр бар. Аның белән генә килми шул. Суык булгач, берсе дә күренми, юкка чыгып беттеләр. Алар кирегә, 100-200 чакрым ераклыкка, очып китәргә мөмкин.  Сыерчыклар гадәттә 2 апрельдә киләчәк, –ди Рәис Шәкүров.

 


Фикер өстәү