Йомырканы кемнәргә ашарга ярый һәм кемнәргә ашау тыела?

Соңгы арада кыйммәтле ризыклар сафына күчкән йомырканың сәламәтлек өчен шифасы бихисап. Бер йомыркада 6 грамм аксым, 15 грамм төрле майлар, 85 миллиграмм фосфор, 25 миллиграмм кальций, 1,2 миллиграмм тимер һәм бик кыйммәтле витаминнар җыелмасы бар. Бер йомырка А витаминына тәүлеклек ихтыяҗның 1/5 өлешен канәгатьләндерә.

– Йомырканың сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, баш миен һәм тәнне ныгыта; үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк, сидек куыгы авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.

– Тавышны чистарту өчен, сидек куыгы эчтән янганда чи йомырка сарысы эчәләр. Ләкин чи йомырка сарысы ашказанына, бөерләргә зарарлы – таш утырырга мөмкин, тәнгә бетчәләр чыгара.

– Йомырканы ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта йомырка пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – йомырканы сытып, суда яисә сөттә пешерү.

– Тән пешкәндә чи йомырка сөртергә кирәк. Ул аны тиз төзәтә.

Истә тот!

Холестерины югары булганнарга йомырка ашау тыела.

Шикәр авыруы булганнарга да сак булу сорала. Аларның кан тамырлары шикәр белән зарарланган, шуңа бу кешеләргә атеросклероз барлыкка килү куркынычы күбрәк яный. Ә ул, үз чиратында, инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин.

Ашказаны авыруларыннан интеккән кешеләргә дә йомырка ашауны чикләргә кирәк. Панкреатит вакытында аеруча сак булу сорала.

Бавыр һәм үт куыгы авыруларыннан интегүчеләргә дә йомырка ашау киңәш ителми.

Йомырканы бер яшькә кадәрге балаларга да ашатырга ярамый. Йомырка сарысының дүрттән бер өлешен генә бирә аласыз. Ә агын бөтенләй ашатырга киңәш ителми.


Фикер өстәү