* Җәрәхәтләрне һәм яраларны төзәтә торган чаралар: 3 процентлы водород перекисе, мирамистин, йод, хлоргексидин, зелёнка.
* Авыртуны баса һәм температураны төшерә торган дарулар: ибупрофен, парацетамол, но шпа (дротаверин, папаверин).
* Буыннар авыртканнан мазьлар.
* Аллергиягә каршы: лоратадин.
* Йөрәк авыртканнан: нитроглицерин.
* Агулану очраклары була калса: полисорб, смекта, регидрон.
* Эч йомшарта торган: лактулоза (дюфалак). Эч катканнан ашыгыч ярдәм сыйфатында клизма ясау өчен микролакс.
* Югары кан басымын төшерә торган: каптоприл.
* Салкын тигәннән: борын юдырта торган эремәләр, кан тамырларын кыса торган борынга тамызу өчен тамчылар (називин), тамак авыртканнан суыра торган леденецлар (холлс, стрепсилс).
* Даруларны караңгы, салкынча һәм балалардан ерак булган урында саклагыз.
* Яраклылык вакыты чыкканнарын ыргытып, яңаларын өстәп торыгыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat