«Профессионаллар» чемпионатында 6000 нән артык кеше катнашачак

«Профессионаллар» һөнәри осталык һәм Югары технологияләр чемпионатларының төбәк этабында 6000 нән артык кеше катнашачак. Бу – республиканың чемпионат хәрәкәтләрендә катнашу тарихында иң зур сан. «Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин матбугат очрашуында әнә шулай диде.

«Бу безнең өчен абсолют рекорд. Быел 2200 кеше конкурсант кына булачак. Бу инде үз көллиятләре, техникумнарында сайлап алуны узган кешеләр. Алар иң яхшы яшь белгеч, үз компетенциясендә профессионал дип аталу һәм киләсе этапларда республика исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен ярышачак», – дип сөйләде генераль директор. Чыгыш ясаучылардан тыш, 1800 кеше – эксперт-остазлар, баш экспертлар – 310 кеше. Шулай ук 310 техник администратор, 650 бәйсез һәм индустриаль экспертлар җәлеп ителәчәк һәм 900 волонтер булачак.

Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, чемпионат катнашучылары – техникум һәм көллият студентлары (шул исәптән читтән торып укучылар). Икенче категория – юниорлар, 14 яшьтән алып мәктәп укучылары.

– WorldSkills чемпионатыннан аермалы буларак, безнең яшь буенча чикләүләр юк. Урта һөнәри белем алучы һәр кеше катнаша ала, – диде ул.


Фикер өстәү