Эмиль Гобәйдуллин: «Мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны мөмкин кадәр җәлеп итәчәкбез»  

Республикада министрлыклар өчен 2024 елга эш максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде. Татарстанлылар экспертлар формалаштырган бурычларны хуплый һәм үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.   

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, профессиональ осталык буенча чемпионатларның компетенцияләрен һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларның санын арттыру, һичшиксез, киләсе елның өстенлекле бурычларына кертелергә тиеш.    

–  «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәте республикада һәм илдә динамик рәвештә үсә.  Гомумән алганда, бу Россия Мәгариф министрлыгының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге хәрәкәт «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе. Без аны 2017 елда башлап җибәрдек. Ел саен компетенцияләр һәм катнашучылар саны арта гына бара. 2017 елда төбәк чемпионатында нибары 38 кеше катнашса, быел 1098 кеше иде.  Ул вакытта 7 компетенция булса, быел аларның саны 100 гә җитте. Традиция буенча без бу юнәлештә республикада эшне дәвам иттерәчәкбез, – диде Эмиль Гобәйдуллин.  – Кызганыч, инвалидлар саны арта бара һәм аларга мөмкин кадәр күбрәк игътибар күрсәтү мөһим. Сәламәтлеге какшаган укучыларны һәм яшьләрне мөмкин кадәр җәлеп итәчәкбез. Чөнки бу яшьләрнең социальләшүенә,  аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтү буенча төп юнәлешләрнең берсе. Бу эшне мәктәп чорыннан ук башлау мөһим, шуңа күрә без быел белем бирү учреждениеләре белән актив эшли башладык. Күп үзенчәлекле юнәлешләр –  креатив (иҗади) индустрия белгечлекләре, IT өлкәсе белән бәйле компетенцияләрне арттырырга ниятлибез. Һәм, әлбәттә, киләсе елда катнашучылар да, компетенцияләр дә күбрәк булыр дип өметләнәбез.


Фикер өстәү