Эмиль Гобәйдуллин: Техникумнарга «икеле»-«өчле»гә укучылар түгел, яхшы укучылар килә

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге»нең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин фикеренчә, Президентның Юлламасы барлык өлкәләргә дә  яңа юл күрсәтә. Юлламада гаилә тотрыклыгы, сәламәтлек, мәдәният, спорт темалары буенча да әйтелгән.

Эмиль Гобәйдуллин чарага һөнәри осталык буенча Европа чемпионнарын чакыруны да хуплый. Сүз сентябрь ахырында Австриядә узган Европа чемпионатында җиңү яулаган яшьләр турында бара. Татарстаннан 17 кеше 16 медаль яулаган.

– Башка яшьләргә дә үрнәк бу. Уку йортлары, без дөрес юлдан барабыз дип уйлыйм.  Безнекеләр бөтен дөньяда үзләрен иң яхшы белгечләр итеп күрсәтә. Киләчәктә икътисад өлкәсендә яхшы белгечләр тагын да күбрәк булырга тиеш һәм шуның буенча эшлибез, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта һөнәри уку йортларына укырга керү системасы үзгәргән. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 60 проценты техникумнарга укырга керә. Монда «Ворлдскиллс» чемпионатында җиңүчеләргә охшарга тырышуның да өлеше бар.  Элек, техникумнарга «икеле» һәм «өчле»гә укыганнар бара, дип әйтсәләр, хәзер  алай түгел. Күбесе – «дүртле» һәм «бишле»гә укучылар. Конкурслар зур. Бер урынга 6–8 кеше дәгъва кыла.


Фикер өстәү