Анна Макарова: Табибларга ышаныч зур

«Волонтеры-медики» бөтенроссия хәрәкәте төбәк бүлеге координаторы Анна Макарова Президентның вакцина мәсьәләсенә аерым тукталуын искәртеп узды:

– Пандемия чорында яшьләр, волонтерлар медицина хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып эшләвен һәм әлегәчә шулай дәвам итүен Президент та ассызыклады. Табибларга булган ышаныч һәм эш күләме бик зур. Хәзер вакцина ясату чоры. Һәр кешенең моңа җаваплы каравы мөһим. Волонтерлар да аңлату эшләрен күп алып бара. Рөстәм Миңнеханов та аның коронавирус белән көрәштә бердәнбер юл икәнен кат-кат әйтте. Сүз уңаеннан, ул «Ярдәм янәшә!» акциясендә катнашкан волонтерлар эшен дә югары бәяләде. Ышанычы һәм шундый җылы сүзләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Президент безгә гел теләктәшлек күрсәтә. Өметләрне аклаганбыз икән, без шат кына. Алга таба да шулай яратып эшләячәкбез.


Фикер өстәү