Владимир Путин: “Ел йомгаклары буенча уртача гомер озынлыгы 74 яшь чамасы тәшкил итә”

Узып баручы 2023 ел йомгаклары буенча Россиядә көтелгән уртача гомер озынлыгы 74 яшь чамасы тәшкил итә. Президент Владимир Путин “Сәламәтлек” II конгрессында катнашучыларга тәгаенләнгән видеомөрәҗәгатендә шулай дип белдергән.

“Хөкүмәтнең, Сәламәтлек саклау министрлыгының, төбәк хакимиятләренең, һәр медицина хезмәткәренең көйле, җаваплы эше лаеклы нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирде. Алардан иң мөһиме – әлбәттә инде, көтелгән гомер озынлыгының Россия өчен рекордлы күрсәткечкә җитүе: ел йомгаклары буенча ул 74 яшь чамасы тәшкил итәчәк”, – дигән дәүләт башлыгы.

Апрель азагында вице-премьер Татьяна Голикова Сламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында Россиядә көтелгән уртача гомер озынлыгы үсүнең сакланып калуы турында сөйләп үткән иде. Голикова әйтүенчә, 2022 ел йомгаклары буенча бу күрсәткеч 72,8 яшь булган.

Июнь аенда исә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә көтелгән уртача гомер озынлыгының 73,4 яшь тәшкил итүен белдергән. Аның әйтүенчә, хатын-кызлар өчен бу күрсәткеч ирләрнекенә караганда чама белән 6 яшькә зуррак. Сәбәбе – гүзәл затларның сәламәтлеккә игътибарлырак булуы.


Фикер өстәү