Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле чираттагы киңәшмәсе уздырды

Белгечләр фаразлавы, көндәлек мәгълүматлар буенча, Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларга бәйле вазгыять тотрыклана. Күп төбәкләрдә чир йоктыручылар кими бара. Россия Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле чираттагы киңәшмәсен шушы сүзләрдән башлады.

Әйтик, моннан бер атна элек Россиядә коронавирусның яңа очраклары күрсәткече 5,9 процентны тәшкил итсә, бүген ул 3,5 процент. “Мондый үзгәреш үткәрелә торган тест-тикшерүләр нәтиҗәсендә күзәтелә, бу авыруны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә”, − диде Президент. Соңгы ике атнада үткәрелгән тикшерүләрнең саны гына да 3 миллионга җиткән. Тәүлегенә 240 мең тест оештырыла.

Путин белдергәнчә, киң колач җәйгән тест-тикшерүләр аркасында сәламәтлек саклау тармагы тотрыклы эшли ала. “Авырулар өчен булдырылган 165 мең махсуслашкан койка-урынның 110 мең тирәсе файдаланышта. Бу – 66 процент чамасы. Кабатлап әйтәм: резерв һәрвакыт әзерлек режимында булырга тиеш”, − диде ул.

Россия вице-премьеры Татьяна Голикова гадәти тормышка кайту өчен төп шартны атады. Ул да булса инфекция таралуның билгеле бер коэффициенты. Голикова әйтүенчә, икътисадның аерым тармакларын эшләтеп җибәрү өчен ул 0,5тән артмаска тиеш. Бу очракта, инфекция “яшәвен” дәвам итсә дә, таралуын контрольдә тоту мөмкин булачак. Хәзер 47 төбәктә бу күрсәткеч йә бергә тигез, йә азрак. Вице-премьер искәрткәнчә, хәтта уңай тенденция күзәтелсә дә, социаль дистанция саклау, гигиена таләпләре турында онытырга кирәкми.

Голикова сүзләрен раслап, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, Россия күптән көтелгән платога* чыкты, дип хәбәр итте. Ул да хәзерге вазгыятьтә, инфекция кимегәндә дә, барлык таләпләрне үтәргә һәм аеруча игътибарлы булырга кирәк икәнен искәртте.

Голикова Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны шактый артачагын да фаразлады. Бу май аена туры киләчәк. Вице-премьер сүзләренчә, мөмкин кадәр күбрәк пациентларны коткарырга тырышалар, әмма тырышлык гел дә тиешле нәтиҗәсен бирми. “Катлаулы һәм куркыныч фаразларга карамастан, Россия медицинасы коронавируска сынауны уза алды”, − диде ул.

*Плато – бер тәүлек эчендә авырып киткәннәрнең чирдән терелгәннәр санына якынча тигезлеге. (Күпләр аны, ялгышып, чир йоктырганнар күләменең көн саен бер чама калуы дип аңлый.)


Фикер өстәү