Казан–Чаллы юлындагы “Сайкичү” базары ачылган

Коронавирус М7 трассасында халык туктап ял итә торган базарның да эшләми торуына сәбәпче булган иде.

Күпме кеше бер ай ярымнан артык эшсез утырды. Инде менә кичәдән яңадан эшкә чыкканнар. Әмма хәзер бар да башкача. Элеккеге төсле ачык һавада ризык сату рөхсәт ителми. Һәр сатучының аерым бүлмәсе булырга һәм алар тәрәзә аша сатарга тиеш икән.

– Куркып ятып булмый инде. Тормыш дәвам итә. Ашарга кирәк, акча эшләмичә булмый. Безнең бар өметебез – шушы базарда бит, – ди биредә күп еллар сатучы Әлфия Сабирҗанова. – Барлык таләпләр үтәлә. Кулда перчатка, битлек киелгән. Аны ике сәгать саен алыштырып торабыз. Туктап ял итүчеләр өчен бар шартлар да тудырылган. Кул юарга да мөмкинлек бар. Һәр сатучы янында антисептик тора. Шөкер, ашарга туктаучылар күп. Алар килгәч, безгә дә рәхәт.
Базарда элек сатучыларның күбесе бу чорда эшен ташлаган. Кайберләренең яшьләре 65 тән арткач, аларга сатарга рөхсәт булмаган. Барысы да эшкә чыгар алдыннан медицина күзәтүе узган.


Фикер өстәү