Тамыры бар, балта кирәк: яңа баш прокурор журналистлар алдында хисап тотты

Татарстанга яңа билгеләнгән баш прокурор тәүге мәртәбә журналистлар алдында чыгыш ясады. Нәрсә турында хисап тотты, дисезме? Ришвәтчлек һәм аңа бәйле күренешләр турында сөйләде. «Минем монда шәхсән чыгыш ясавыма карап, әлеге мәсьәләнең минем өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлагансыздыр, шәт», – дип кисәтеп куйды Альберт Сөяргулов. Балык йокламасын өчен, күлдә чуртан кирәк шул. Монысы да – прокурор сүзе.

Татарстанда ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләрдән күрелгән матди зыян күләме 3 млрд сумнан артып киткән. Әмма моңа карап кына республиканы ришвәтчелек чәчәк ата торган төбәкләр исемлегенә кертмәскә. Альберт Сөяргулов шулай ди. Эш бара бит: гаеплене тоталар, җәзасын бирәләр.

(акцент!)Ел саен Татарстанда бер меңнән артык коррупцион җинаятьләр фаш ителә. Суд хөкеменә 800 очрак буенча 230 җинаять эше юлланган. Агымдагы елда республика судларына ришвәт һәм коррупцион җинаятьләреннән зыян түләтү турында 63 гариза бирелгән. Казна файдасына алардан 450 млн сумнан артык акча түләттерергә мөмкиннәр.

Прокурор әйтүенә караганда, быел ришвәтчелектә федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәдәге вазыйфаи затлар да тотылган. Әйтик, социаль иминиятләштерү фонды, Әлмәт, Тукай районнарының башкарма комитеты, Казан медицина көллияте хезмәткәрләре.

– Ришвәтчелек тамыры бюрократиянең артык булуына, закондагы «ак тап»ларда, чиновникларны күзәтү-контроль системасының нәтиҗәсезлегендә ята, – ди прокурор.

Ришвәтчелек дигәндә, акча алыш-бирешен генә түгел, закон кысасына сыймаган башка кырын эшләрне дә күздә тотарга кирәк, ди прокурор.
Кырын эшләрдә 600ләп вазыйфаи зат тотылган әнә быел. Алар дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган.

– Ришвәтчелек аеруча да мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, дәүләт сатып алулары, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәләрендә еш очрый, – дип санап үтте Альберт Сөяргулов.

Җитәкче урынын биләгән затлар арасында кырын эшләр күплеген исә прокурор болайрак аңлатты:

– Бер мәлне барысы да иркенәеп китте. Шуннан барысы да ачыкланды инде. Балык йокламасын өчен, күлдә чуртан кирәк шул, – диде ул.

САН
Татарстанда – ришвәтчелек

418 ришвәтчелек очрагы

137 – ришвәт алу

186 – ришвәт бирү

94 – ришвәтчелектә арадашчылык

230 – вак-төяк ришвәт очраклары

Ришвәт суммасы (уртача) – 263 мең сум (узган елгы суммадан 80 меңгә күбрәк)

КАЙБЕР МИСАЛЛАР

* Ышаныч югалту сәбәпле, Менделеевск районы башлыгы ярдәмчесе эшеннән алынган. Баксаң, ул үзе дә районда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча җаваплы кеше саналган, ди.

* Әлмәт районы башкама комитеты начальнигы да вазыйфасыннан азат ителгән. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул махсус хәрбия операциядә катнашучыларга дигән сылтау белән эшмәкәрләрдән акча җыя торган булган.

* Республика буенча Эчке эшләр министрлыгының бер вәкилен дә эштән алганнар. Ул үзенең керемнәре турында тулы мәгълүмат җиткермәгән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү