Тагын нинди күпер саласы? Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды

Ерак араларны якынайтасы, ватандашлар, милләттәшләр белән эшен дә, бәйрәмен дә уртак итәсе. Дәүләт Советында Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды. Быел бу өлкәдә ниләр эшләнгән? Киләсе елга нинди ниятләр бар?

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда ватандашлар белән эшнең Россиянең тышкы сәясәте кысасында алып барылуын искәртте.

– Без зур үзгәрешләр чорында, катлаулы вакытта яшибез. Бу шартларда да Татарстан милләтара татулык үрнәген күрсәтә, икътисадта тотрыклылык саклау өчен, ватандашларга ярдәм чараларын киметмәс өчен барын да эшли. Бу өлкәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә, Дәүләт Советы депутатлары да зур эш башкара, – диде Парламент Рәисе.

Бу сүзләрен раслап, Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның күпсанлы эшлекле сәфәрләре вакытында төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татарлар белән очрашуга һәрчак вакыт табуын, депутатларның парламентара хезмәттәшлек юнәлешендә актив эшләвен атады. Моннан тыш ул Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керә торган илләр белән төрле яклы элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирүенә дә тукталды.

Дипломатиянең яңа төрләре

Ватандашлар эшләре буенча Координацион советның узып баручы елда башкарырга өлгергән эшләре белән Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразыев таныштырды. Аерым алганда, «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре», «Җәлил укулары», «Татар кызы», «Татарча диктант» кебек чараларга һәм аларның милләттәшләрне берләштерү ягыннан әһәмиятенә тукталды. Аның докладында «Сабантуйлы дипломатия» төшенчәсе дә яңгырады.

– Кайда гына барсак та, «Без сезне беләбез, Сабан туенда катнаштык, чәкчәк ашадык», – дип әйтәләр. Әмма бүген бу бәйрәм турында Мәдәният министрлыгы сөйләр, – диде Шәйхразыев. – Быел әле тагын «ифтарлы дипломатия» төшенчәсе дә барлыкка килде. 2023 елда Рамазан аенда Бөтендөнья татар конгрессы ватандашларыбыз яши торган күпсанлы җирлекләрдә ифтар ашлары уздырды.

Моннан тыш, быел Европа татарлары альянсы эшчәнлеге туктатылган диярлек, аның каравы ике яңа оешма – Гарәп дөньясы татарлары альянсы һәм Азия дөньясы татарлары альянсы төзелгән.

Татарлар – Россиядә халык саны буенча икенче урында тора торган милләт. Алар дөньяның 60 илендә гомер кичерә, шуларның 45ендә Бөтендөнья татар конгрессы үзәкләре төзелгән.

Телдән башлана

Хәзерге вакытта татар теле Россиянең 28 төбәгендә өйрәнелә. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.

– Россия төбәкләрендәге мәктәпләрне татар телендәге әдәбият белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Дәреслекләрнең федераль исемлегенә 60 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелде, – диде ул. – Моннан тыш, агымдагы елда татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе төзелде. Татарстан методик тәэмин итү үзәге булып тора. Әһәмиятле чаралардан, быел татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Туган тел» форумы узды, анда Россиянең 30 төбәгеннән 800 делегат катнашты.

Сан

Татар мәдәниятен популярлаштыру буенча Россия төбәкләре белән 80 хөкүмәтара һәм 39 ведомствоара килешү имзаланган.

Быел Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә барлыгы 364 Сабан туе узган. 2024 елда 399 Сабан туе уздырырга ниятлиләр.

Эш тә, аш та

Билгеле, ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлектән башка да булмый. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сүзләренә караганда, бу җәһәттән Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республиканың дәрәҗәсен үстерү, республика предприятиеләренең продукциясен популярлаштыру, республикага инвестицияләр җәлеп итү һәм башка юнәлештә эш алып барыла.

– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе белән уртак эшебезне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Быел республиканың рәсми делегацияләре Беларусь Республикасына, Ульяновск өлкәсенә һәм Мәскәүгә сәфәрләре барышында эшлекле даирәләр, ватандашлар һәм татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашты. Ел дәвамында шулай ук Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Мисыр, Азәрбайҗан, Кытай, Ставрополь һәм Байкал аръягы краена эшлекле сәфәрләр оештырылды, – диде ул.

Эшне туктатасы түгел! Бүген, киресенчә, тагын да активрак эшләргә, яңа «күпер»ләр салырга кирәк. Утырышта әнә шундый йомгак ясалды.  

– Шул исәптән, муниципаль дәрәҗәдә эшләргә, тугандаш элемтәләр тәҗрибәсен яңадан кулланырга кирәк. Без яши торган шартларда ватандашлар белән элемтәләр тагын да мөһимрәк статуска ия, шуны онытмаска кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү