Киләчәкне уйлап. Казан берничә көнгә яшьләр башкаласына әйләнде

Яшьләрне борчымаган өлкә юк. Узган атна шимбәсеннән башлап бүгенгә кадәр Казан шул сорауларны уртага салып сөйләшү үзәге булып торды. Башкалада Яшь дипломатлар глобаль форумы һәм Яшьләр глобаль саммиты узды. Ике чараның әһәмияте нәрсәдә       һәм аларның нәтиҗәсе нинди булыр?

 

Сөйләшәсе сүзләр бар

Берләшү һәм хезмәттәшлек итү. Хәзерге чорда бу бигрәк тә мөһим. Яшь дипломатлар форумының төп эчтәлеген дә шушы ике сүзгә бәйләп булыр иде. Сүз уңаеннан, ул үз тарихында бишенче, ә Казанда тәүге мәртәбә оештырыла. Форумга 50 илдән 129 делегат җыелды. Болар – булачак дипломатлар, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр, тышкы эшләр министрлары.

Форумның фикер алышу өчен сайланган мәсьәләләре дә хәзерге дөнья өчен актуаль. Әйтик, киберкуркынычсызлык, цифрлаштыру, замана шартларында дипломатия кору мөмкинлекләре, яшьләрнең миграциясе.

Бу чараның Казан һәм гомумән караганда, бөтен дөнья өчен әһәмияте нидә соң? Форумда күп тапкыр яңгыраган төп фикердән аңлашылганча, тиз үзгәрүчән дөньяның язмышы нәкъ менә бүгенге яшьләр җилкәсенә төшәчәк. Шуңа да аралашырга кирәк.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, замана үзәккә чыгарган күпсанлы мәсьәләләрне билгеле нормалар кысасында да хәл итәргә мөмкин.

– Хәзерге шартларда аралашуны туктатырга түгел, киресенчә, арттырырга кирәк. Бу җәһәттән дипломатиянең дә роле арта. Аны артка чигерергә тырышкан өлкәләрдә явызлык һәм гегемония калкып чыга, моның нәтиҗәләре исә бик аянычлы. Халыкара аренада ышаныч һәм үзара аңлашу мохитен саклау буенча уртак эшкә менә шушындый очрашулар да үз өлешен кертә, – диде ул, катнашучылырга видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп. – Россия тынычлык сөюче тышкы сәяси курсны алып баруын дәвам иттерә. Без – халыкларның мәдәни-цивилизацион күптөрлелеген хөрмәт итү тарафдарлары.

Федерация Советы Рәисе урынбасары Константин Косачев әйтүенчә, хәзерге вакытта дөньякүләм дипломатия коруда кыенлыклар бар.

– Һәр низагның нигезендә бер-береңне ишетергә теләмәү һәм каршы якның мәнфәгатьләрен инкарь итү ята. «Без» һәм «алар» дип ешрак сөйлибез. Мондый мантыйк дипломатия өчен начар. Упкынга төшәргә санаулы мизгелләр калганда, кешелекнең бер-берләре белән килешүдән башка юлы калмый. Яңа буын дипломатларга зур өметләр баглыйм, – диде ул.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының (МГИМО) кадрлар сәясәте буенча проректоры Владимир Морозов форумның әһәмияте турында менә нинди фикердә:

– Минем уйлавымча, бу чара Россия өчен генә түгел, белем бирү, мәгариф җәмәгатьчелеге өчен дә әһәмияткә ия. Гадәти булмаган халыкара вазгыятьтә кемнәрнең безнең белән хезмәттәшлек итүен аңлау бик мөһим. Безнең ил сөйләшүгә һәрвакыт ачык. Чит ил студентларының да безнең белән араларны өзмәве күзәтелә. Әйтик, МГИМОда дөньяның 65 иле университетлары белән хезмәттәшлек итү турында 200ләп килешүебез бар. Аның күпчелеге – Европа илләре белән. Әлегә ул килешүләрне өзү турында сүз кузгатучы юк. Яхшы дипломатия яхшы белгечләрдән барлыкка килә.

Форум делегатлары да аралашу мөһимлеген искәртте. Абхазия Тышкы эшләр министрлыгы каршындагы Яшь дипломатлар советы әгъзасы Виктория Малания сүзләренчә, мондый очрашуларның файдасы – яңа элемтәләр булдыру, элеккеләрен тагын да ныгыту.

– Синең илең турында да күбрәк белә башлыйлар, бу да – уңай күрсәткеч. Соңгы елларда дөнья күләмендә яңа дуслар таптык. Бу киләчәккә дә уңай йогынты ясый, – дигән фикердә ул.

Форум катнашучыларны сәламләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул да яшь дипломатлар җилкәсендәге җаваплылыкның зур булуын искәртте.

– Халыкара мөнәсәбәтләрнең киләчәге өчен җаваплылык күп очракта дипломатлар җилкәсенә төшә. Нәтиҗәнең уңышлы булуы сезнең гомуми әзерлеккә, үзара файдалы шартлар эзләүгә дә бәйле. Һөнәри үсешегез өчен менә шушындый очрашу мәйданчыкларының әһәмияте зур, – диде ул, делегатларга мөрәҗәгать итеп. – Тышкы сәяси вазгыятьнең нинди булуына карамастан, монда килгән делегатларның күплеге куандыра. Бу инде фикер алышуга карата кызыксыну зур булу турында да сөйли.

Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләрне көйләүдәге өлешен Россия Тышкы эшләр министрлыгының мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча махсус вәкиле, министрлыкның махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов та югары бәяләде.

– Татарстан берләшергә һәм хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Казан – хезмәттәшлекнең яңа формалары барлыкка килә торган очрашулар өчен бик яхшы урын, – дип билгеләп үтте ул. – Дипломатларның шәхсән очрашып, аралашулары да – чараның бер үзенчәлеге. Эш урынында әйтә алмаганны шул рәвешле әйтеп була. Ирекле мохит хөкем сөрә. Кайбер мәсьәләләргә яшьләрнең карашы да кирәк.

 

Нәтиҗәле булсын

Кичә исә Ратушада Яшьләр глобаль саммитының пленар утырышы узды. Искәртеп үтик: әлеге чараны Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусында кабул итте. Казанга 67 илдән 300ләп кунак килде. Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең консуллары, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте тармагы вәкилләре, фән белгечләре, министрлар, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, утырышта күтәрелгән сораулар актуаль яңгыраш таба. Яшьләр мөмкинлекләргә, гаделлеккә, тигезлеккә сусаган буын санала. Алар өчен халыкара аралашу да мөһим. «Россия мисалында без яшьләрнең милләтара татулык, дин һәм халыкара хезмәттәшлек өчен җан атуларын күрәбез. Шул ук вакытта республика Россиянең бердәмлек һәм татулыкны күрсәткән иң тотрыклы төбәкләренең берсе булды һәм шулай булып кала да», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, теләсә кайсы җәмгыятьнең бурычы – яшьләргә аның сәләтен ачу, тормышка ашыру, җәмгыять тормышында катнашу өчен мөмкинлек, сыйфатлы белем бирү. Бу җәһәттән республикада яшьләр белән эшләүгә игътибар зур.

– 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр саны Татарстан халкының 28 процентын тәшкил итә. Без үз эшебездә заманча яшьләр мәдәниятенә кирәкле ярдәм күрсәтергә, яшьләрнең социаль, икътисади, сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне кулланырга тырышабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Пленар утырышта чыгыш ясаучыларны фикер уртаклыгы берләштергәне күренә. Һәркем үз илендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты, тәкъдимнәрен җиткерде. Яшьләр тармагына кертемнәрне жәлләмәскә кирәк – төп нәтиҗәсе дә шул булгандыр. Чөнки бу киләчәктә җимешен бирәчәк. Икътисади тел белән әйткәндә, иң кыйммәтле актив та – яшь кадрлар. Бүгенге яшьләр – иртәгәге дөньяны ясаучылар бит.

 

Тимур Сөләйманов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

– Көтелгән өметләр акланды. Бу катнашучылар географиясендә дә, күтәрелгән сораулар, катнашучыларның статусында да чагылды. Көн тәртибендәге барлык сессияләр дә үткәрелде. Шунысы да мөһим: очрашулар оештырганда да, һәр як өчен дә файдалы, кызыклы булырдай якларны барладык, килешүләр төзелде. Инде хәзер гамәлләргә дә тотынырбыз.

Татарстанда халыкара яшьләр үзәген булдыру идеясен күпләр үз итте һәм хуплады. Ул Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга һәм ярдәм итүгә булышыр иде. Әлегә төгәл вакыт турында әйтергә иртәрәк. Моның буенча фикер алышулар булачак. Үзәкне булдыру безгә башка илләр белән төрле тармаклар буенча элемтәдә торырга ярдәм итәчәк.

Яшьләр белән элемтә урнаштыруның юлларын гел эзләргә кирәк. Иң мөһиме – аларга кызык булсын. Аннан, без яшьләрдән качарга тиеш түгел. Алар кайда – без шунда булыйк. Әгәр алар парк һәм скверларда икән, шунда чыгарга, сәүдә йортында икән – шунда нидер булдырырга. Яшьләр сәясәтенең субъекты да – яшьләр үзләре.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү