Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына Лада һәм Ford автомобильләре тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына дистәләгән яңа машиналарның ачкычларын тапшырды. Автомобильләр ел саен үткәрелә торган муниципаль берәмлекләр смотр-конкурсында җиңеп чыгучыларга бирелде. Яңа машиналарны Kazan Expo күргәзмә үзәгендә тапшырдылар. Тантана Республика көненә багышлап оештырылган иде, дип яза «Татар-информ».

Быел бәйгедә барлык муниципаль районнар һәм ике шәһәр округы катнашты. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округларының муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырылды.

«Ел саен без авыл җирлекләренең эш сыйфатын арттыру өчен ике тапкыр яңа техника бүлеп бирәбез. Без бу линияне дәвам итәбез. Авыл җирлеге, район, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә җайга салынган эш нәтиҗәсендә без гражданнарыбызның яхшы тормыш сыйфатына ирешәбез. Заманалар гади түгел, безгә ныклы һәм көчле булырга кирәк. Без моңа уртак эшебез белән ирешә алабыз», – диде ул, чарада катнашучыларны сәламләп. Аннары Татарстан Президенты район вәкилләренә яңа автомобильләрнең символик ачкычларын тапшырды.

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнехановка быелгы уңыштан пешерелгән икмәк бүләк иттеләр. Урып-җыю кампаниясе Нурлат һәм Әтнә районнарында инде төгәлләнде, дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров.

«Тулаем алганда, бүгенге көндә гомуми планнарның 79 процентын җыеп алдык, миллионнан артык гектарны урдык. Хәзер инде ике район урып-җыюны тулысынча төгәлләде, бу күрсәткеч көн саен үсәчәк. Шулай ук кырларда көзге чәчү, азык әзерләү һәм туфрак эшкәртү эшләре бара. Эшләр күп әле», – дип сөйләде Җәббаров.

Рөстәм Миңнеханов Әтнә һәм Нурлат районнарын яхшы уңыш белән котлады һәм тиздән республиканың башка районнары да урып-җыю эшләрен төгәлләр дигән өметен белдерде.

 


Фикер өстәү