Валентина Петренко Татарстан халкын бәйрәм белән котлады

“Россия аналары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Валентина Петренко Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлау юллады.

“Чын йөрәктән һәм чын күңелдән республикада яшәүче һәркемне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Татарстан – елгалар һәм сәүдә юллары кисешкән уникаль төбәк, аның мәдәни һәм тарихи бай мирасы бар. Төп көче исә – төрле халыкларның бергә дустанә яшәвендә, телләргә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә үзара хөрмәттә чагыла. Болар барысы да – Татарстанда! Татарларның традицияләре үзенчәлекле һәм аларның тамырлары безнең эрага кадәр ерак елларга барып тоташа, дөньякүләм мирасның бер өлеше булып тора. Татарстан үзенең тарихы, мәдәнияте, традицияләре, йолалары һәм халкының көчле яклары бәрабәренә милләтара, динара татулыкны һәм бердәмлекне саклый. Татар халкының традицияләре тормыш тәҗрибәсе, зирәклек, матурлыкка омтылу һәм бик күп буын татарларның киң күңеллелегеннән тупланган. Кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек, гаиләгә мәхәббәт, үзара ярдәмләшү, чисталык, фәнгә мәхәббәт, дуслык, сәламәт яшәү рәвеше, бәйрәм итә белү Татар халкының төп йолалары булып тора.

Кадерле Татарстан! Даның таралсын, чәчәк ат! Бәйрәм белән, туган көнең белән!» – диелгән Валентина Петренконың котлавында.


Фикер өстәү