Иртәгә, 30 августта, Татарстанда Республика аша уза торган көнбатыш циклонының фронталь бүлекләре йогынтысында һава торышы үзгәрә башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Төнлә явым-төшемнәр булуы ихтимал, көндез һәм кич урыны белән, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.
Төнлә урыны белән көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Вакыты белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.
Караңгы вакытта Республикада һава температурасы 11дән 16 градуска кадәр, төбәкнең көнбатышында, 17дән 22 градуска кадәр җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +27, +32 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +28, +30), дип билгеләп үтә метеорологлар.