Татарстанда атна ахырына көндезге температура +10 градуска кадәр төшәчәк

Бу атнада Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, республика территориясендә температура фоны әкренләп төшәчәк. Әлеге фаразны Татарстан Гидрометеорология үзәге бирә, дип яза «Татар-информ».

Узган ял көннәрендә Татарстан кояш антициклоны йогынтысында иде, уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска артык булган. Әмма бүген төньяк циклонның атмосфера фронты төбәккә төрле ешлыктагы яңгырлар алып килде, һава торышы да салкынрак булды.

Иртәгә, 3 октябрьдә, республика фронталь бүленешләр йогынтысы зонасында кала, территориянең зур өлешендә явым-төшемнәр булырга мөмкин. Ә инде чәршәмбегә каршы төндә, 4 октябрьдә, аз гына яңгыр Татарстанның көнчыгышында гына булачак. Атмосфера фронты китүгә, көндезгә ул туктаячак.

4 октябрьдә тәүлекнең караңгы вакытында «күк йөзе аязган һәм һава интенсив рәвештә суынганда» республикада +2..+7 градуска кадәр суыта, аерым районнарда томан төшәчәк. Тәүлекнең якты өлешендә термометр баганалары +14..+19 градуска кадәр күтәрелә, шул ук вакытта җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Пәнҗешәмбе, 5 октябрьдә, Татарстан кабат төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынтысына эләгә. Урыны белән кыска яңгырлар һәм көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчле җил фаразлана. Төнге сәгатьләрдә +8..+13 градуска кадәр, көндезен +14.. +19 грауска кадәр җылы һава торышы көтелә, ди синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 6 октябрьдә, республикага циклонның алгы өлеше йогынты ясаячак. Явым-төшем ихтималы бик аз, көндез һава +12..+17 градуска кадәр җылыначак. Шимбә, 7 октябрьдә, Татарстан чираттагы циклон һәм аның атмосфера фронтлары хакимлегендә калачак. Республиканың күп кенә районнарында яңгырлар явачак, термометр баганалары көндезен +10..+15 градустан югары күтәрелмәячәк.

 


Фикер өстәү