Ил көтә, солдат китә. Чакырылышның быелгы үзенчәлеге нидә?

Егетләрне көзен саныйлар. Мәгълүм булганча, 1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Гадәттәгечә, ул ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Чакырылышның быелгы үзенчәлеге нидә? Хезмәт итү вакыты үзгәрәме? Ир-егетләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрмәсләрме?

Чакыргач, барасы. Казаннан Азат Гыймаев шулай ди. Качып йөрергә уенда да юк. Быел укуын тәмамлаган егеткә хәрби комиссариаттан повестка килгән.

– Быел колледжны тәмамладым. Укыган чакта «отсрочка» бар иде. Хәзер эшкә урнашып йөрим. Берсендә: «Военнигың хәл ителеп бетмәгән, без сине эшкә алырбыз да, ә син китәрсең», – дип алмадылар. Гәрчә махсус курслар узып, урнашам дип йөрсәм дә. Шулай булгач, качып йөрүнең ни файдасы бар? – ди ул. – Повестка почтага килде. Алдым да үзем бардым. Качып, үземнең тынычлыгымны бетереп йөрисем килми. Чакыргач, барасы.

Бу чакырылышта солдат шинелен 130 мең кеше кияргә тиеш. Алдан ук кисәтеп кую дөрес булыр: хәрби хезмәткә чакырылган егетләрне ЛНР, ДНР, Херсон, Запорожье өлкәләренә һәм башка хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрмәячәкләр. Хәрби хезмәт срогы узуга, аларны өйләренә кайтарачаклар.

Билгеле булганча, быел хәрби хезмәткә чакыру яшенә үзгәрешләр дә кертелде. Закон нигезендә 18–30 яшь аралыгындагы ир-егетләргә солдат итеген киясе дигән сүз. Әмма бу үзгәрешләр 2024 елның гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк. Шуңа күрә быелгы көзге чакырылышка 18–27 яшь аралыгындагы хәрби хезмәткә яраклы ир-егетләр эләгә (1996–2005 елларда туучылар. – Авт.). 27 яшен тутырган егетләр запаска туплана.

Армия сафында хезмәт итү вакыты үзгәрешсез кала. Егетләр Ватан алдындагы бурычын 12 ай, ягъни бер ел үтәячәк. Хәрби хезмәткә чакырылган егетләр башта теоретик һәм практик белемнәрен ныгыта. Елның икенче яртысында исә хәрби өйрәнүләрдә катнаша.

Кемнәр хезмәттән азат?

«Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Закон нигезендә армиядә хезмәт итүне кичектерү (отсрочка) хокукыннан файдалана алучы кешеләр категориясе:

– сәламәтлегенә бәйле рәвештә хезмәт итәргә яраксыз дип табылган гражданнар;

– башка опекуннар булмаганда якын туганнарын даими караучылар;

– 2 яисә аннан да күбрәк баласы булганнар яки өч яшькә кадәрге инвалид бала үстерүчеләр, шула        й ук йөклелекнең 26 нчы атнасында булган хатын-кыз белән рәсми никахта яшәүчеләр;

– IT белгечләр, югары уку йорты һәм аспирантурада укучы студентлар.

Мылтык тотып хезмәт итәргә теләмәсәң, альтернатив хезмәт бар. Дөрес, аның вакыты озаграк – 18–21 ай. Мондый хәрби хезмәтне кемнәр уза ала соң? Мәсәлән, армиядә хезмәт итү үзенең әхлакый яки дини ышануларына каршы килә дип санаучылар, шулай ук аз санлы халык вәкилләре. Альтернатив гражданлык хезмәтен узу өчен һөнәрләр исемлеге дә бар. Исемлеккә 64 эшче һөнәр (автомобиль йөртүче, йөк ташучы, җыештыручы, рәссам, официант, аш-су остасы, ашханә эшчесе, чишенү бүлмәсендә эшләүче һәм башкалар) һәм 85 хезмәткәр (тәрбияче, табиб, зоотехник, икътисадчы) кергән.

Сүз уңаеннан, 2023 елның 24 июнендә Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт юлын узу югары уку йортларына һәм колледжларга бюджет урыннарына кергәндә шәхси казаныш буларак исәпкә алыначагы турында закон имзалаган иде.

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Хәрби хезмәткә чакырулы затка нинди очракларда административ җаваплылык каралган? Хәрби комиссариатка җитди сәбәпләре булмаган килеш килмәгән өчен – 10–30 мең сум, яңа яшәү урынына күченгәндә хәрби исәпкә басмаса – 10–30 мең сум, хәрби комиссариатка гаилә хәлен, эш урынын, вазыйфасын үзгәртү турында хәбәр итмәгән өчен 1000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук хәрби комиссариатка Россиядән алты айдан артык вакытка китүе яки Россиягә кире керүе турында мәгълүмат бирмәгән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Хәрби исәп документын югалткан яки бозган өчен 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган.

Шул ук вакытта хезмәткәренә повестка килүе турында хәбәр итмәгән эш бирүчеләр дә җаваплылыкка тартылачак. Җитәкчеләр өчен штраф күләме – 60–80 мең сум, оешмалар өчен  400–500 мең сум тәшкил итә.

Җинаять җаваплылыгы да бар. Әйтик, хезмәттән азат итү өчен законлы нигез булмаганда хәрби хезмәткә чакырудан качкан өчен 200 мең сумга кадәр штраф яки 18 айга кадәрге чордагы хезмәт хакы, башка кереме күләмендә штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, алты айга кадәр кулга алу яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү