Ялчыгол эзләре буйлап. «Ул чын мәгънәсендә энциклопедик шәхес булган»

Татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан дин галиме, мәгърифәтче, язучы Таҗетдин Ялчыгол Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле. Анда инде 10 ел рәттән аның исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясен уздыралар. X Таҗетдин Ялчыгол укулары аның мирасына кагылышлы фикер алышу урыны гына булып калмады, тел, милләт, милли мәгариф мәсьәләләрен дә колачлады.     

Зәйлеләр Таҗетдин Ялчыгол рухын бүген дә кадерләп саклый. Ялчыгол укулары күркәм гадәт буенча дин әһелләрен, галимнәрне, нәсел дәвамчыларын бергә җыйды. Дога белән башланган эш хәерле була, шуңа иң беренче эш итеп, галимнең рухына дога кылырга Имәнлебаш авылы зиратына юнәлдек. Кушъелга авылында нәсел дәвамчылары каберен зиярәт кылдык, төзекләндерелгән «Хәзрәт чишмәсе»ндә булдык.

Конференция Коръән аятьләрен уку белән ачылып китте. Беренче итеп сәламләү сүзләрен Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җиткерде.

– Уртак тырышлык нәтиҗәсендә Ялчыголны елдан-ел яңа яктан ачабыз. Конференциянең географиясе киңәя, эчтәлеге яңа мәгълүматлар белән байый бара. Халыкны мәгърифәтле, әхлаклы итү өчен күп көч куйган олуг шәхеснең моннан 3 гасырга якын элек Зәй җирендә яшәве, аның халкына хезмәт итүе белән горурланабыз. Бүген аның нәсел дәвамчылары арасында династияләре белән сәламәтлек сагында торучы табиблар, укытучылар, башка һөнәр ияләре бар. Алар ерак бабаларының эшен лаеклы дәвам иттерәләр, – диде район башлыгы.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов күренекле галим эшчәнлегенең күпкырлы булуы, аның иң саллы әсәре – «Рисаләи Газизә» турында сүз тотты.

– Мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол чын мәгънәсендә энциклопедик шәхес булган. Имам да, табиб та, тарихчы да, вәгазьче дә, кул эшләре остасы да. Галим хезмәтләренең иң саллысы – һичшиксез, «Рисаләи Газизә» әсәре. Бу әсәр үрнәгендә аның иң беренче чиратта дин юлында хезмәт иткәнен, халыкка әхлакый тәрбия бирүче һәм үзе дә күркәм әхлак иясе булган шәхес икәнен билгеләп үтәр идем. Ул шушы әсәре аша кешеләрне иманлы, укымышлы, матур холыклы булырга өйрәткән. Мәңге искерми торган китап язып калдырган, – диде хәзрәт.

«Рисаләи Газизә» китабын 2 томда «Иман» нәшриятында бастырып, халыкка кайтарган, конференцияне бер елда да калдырмаган галим Хатыйп Миңнегулов – әлеге укуларда кадерле кунак.

– Тарихыбызда шушындый затларның булуы – зур куаныч. Татарның яшәргәме, яшәмәскәме дигән кыен вакытларында да милләт турында, халык турында кайгыртучылары булган. Таҗетдин Ялчыгол Зәйнеке генә түгел. Ләкин гомеренең төп мәгънәле өлешен шушында уздырган. Ул язганнар хәзерге көнгә дә аваздаш. Кеше, дөньясын онытып, дингә генә табынырга түгел, хәрәкәттә булырга, гамәл кылырга тиеш. Бу фикерләр аның әсәрләрен сугарган, – диде ул үз чыгышында. – «Рисаләи Газизә»гә карап, татар телен өйрәтергә була. Кызганыч, телебез аяныч хәлдә. Моның төп сәбәпләренең берсе – милли мәгарифебез булмау. Аны торгызмыйбыз икән, киләчәгебез юк. Тел бар икән – милләт яши.

Хатыйп Миңнегулов дин әһелләрен дә тәнкыйть утына тотып алды.

– Элек хәзрәтләребез тарихчы да, бер үк вакытта телче, әдәбиятчы, фәлсәфәче дә булган. Язганнарында шушылар укмашкан һәм шуңа күрә аларның вәгазьләрен тыңлаганнар. Алар халкыбызга зур йогынты ясаган. Безнең дин әһелләре сай йөзә. Әдәбиятыбызны, мирасыбызны белү җитми. Хәзер саф динне генә түгел, халкыбызның үзен, аның телен, милли асылын яшәтү кирәк. Бу юнәлештә безнең әле шактый эшлисе бар, – диде галим.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал мондый чараларны һәр районда үткәрергә тәкъдим итте.

–  Таҗетдин Ялчыгол Зәйне танытты. Тукай булмаса, Кырлайны да белүчеләр аз булыр иде. Ә бит һәр районның күренекле шәхесләре бар. Ник шуларга багышлап, чаралар үткәрмәскә? Зал тулы, әмма монда балалар да булырга тиеш. Ялчыголны һәм башкаларны искә алып, аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Милләт үзенең хөрмәтле кешеләрен белмәсә, ул үзен хөрмәт итә алмый, – дип сөйләде язучы.

Бүген Ялчыгол нәселе дәвамчылары 300гә якын икән. Күренекле шәхеснең бишенче буын оныгы Разилә Җиһаншина-Таҗетдинова ерак бабасының мирасын өйрәнүен, аның иҗаты буенча фәнни эш эзләнүләре алып баруын әйтте.

Зәйгә барып, Таҗетдин Ялчыгол эзләреннән йөреп, аны искә алып, тарихка сәяхәт кылдык, рухи яктан баеп кайттык. Зәйдә Ялчыгол рухы яшәгән кебек, туган җирләрендә башка шәхесләрнеке дә яшәсен иде ул.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү