Шинельле укытучылар. Кемнәр алар безнең заман геройлары?

Махсус хәрби операциядән укытучылар да читтә калмады. Каләм урынына кулларына корал алып, алар да ил сагына басты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында яуга күпме педагог китүе турында мәгълүмат юк, андый исәп алып бармыйлар икән. Шулай да без фронтка киткән укытучыларны ачыклап, аларның  хәлләре турында кызыксындык. Кемнәр алар безнең заман геройлары?

Сабырлык үрнәге

Махсус хәрби операциядә Бөгелмә районыннан 5 укытучы катнаша. Шулар арасында 33  яшьлек Алексей Алексеев та  бар. Төп эш урыны – шәһәрдәге балалар һәм үсмерләрнең  туризм станциясе. 3 нче мәктәптә исә биш ел дәвамында  физкультура укыткан. Әнисе дә укытучы икән.

– Балалар үзен бик яратты. Дәресләрен бик кызыклы итеп оештыра иде. Спорт чаралары, ярышлар үткәрде. Хәрби операциягә бөтен мәктәбебез белән озаттык. Күз яшьләрен тыеп торырга туры килде. Әйткән сүзен игътибар белән тыңладык. Фронтка балалар хатлар язды, открыткалар, җылы оекбашлар җибәрде, – ди директор Галина Дулова.

Туризм станциясендә дә Алексейны бик  яхшы яктан гына бәяләделәр. Сабыр булган, беркайчан да тавыш күтәрмәгән. «Җәяүле туризм»,  «Яшь турист» кебек түгәрәкләр алып барган. Бик игелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга  әзер булган. Малайларга ирләр тәрбиясе дә бирергә тырышкан. Балалар сагынган инде үзен. Госпитальдә яту сәбәпле, ял итәргә кайта алмаган.

Җомга  икмәге

Чирмешән районы Лашман мәктәбенең технология укытучысы 29 яшьлек Айнур Салахов медвзводта хезмәт итә. Казандагы Идел буе  физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган егет фронттагы хезмәттәшләренә беренче ярдәм күрсәтә. Апрель аенда Россия Оборона министрлыгының «Хәрби фидакарьлек өчен» II дәрәҗә медале белән бүләкләнгән. Фронтка киткәндә сигез айлык сабые калган. Ике тапкыр ялга кайтып киткән. Гаиләсе, якыннары белән аралашып тора.

– Башта  бик авыр булды, – ди әнисе, үзе дә 33 ел математика укыткан Ризидә Салахова. – Бер яктан, улыбыз белән горурландык. Икенче яктан, йөрәк янды. Бала да, онык та кызганыч. Күңелдә ике  төрле уй көрәште. Җибәрәсе дә килми, шул ук вакытта илне дә сакларга кирәк. Педагогларны гына  аерып калып булмый. Улым качып йөри торганнардан түгел. Карары бары бер генә иде: барырга кушкач, барырга! Ул Таҗикстанда ике ел контракт буенча хезмәт иткән иде. Хәрби бурычның нәрсә икәнлеген яхшы белә.

Аның әйтүенчә, Айнур бик төпле егет, артыгын сөйләргә яратмый. Фронттагы хәлләрне дә сер итеп саклый. Кечкенәдән дини тәрбия алган. Күңелендә – игелек хисе. Армиядән кайткач, кибет ачкан. Җомга саен  авыл халкына бушлай ипи тараткан.

Мәктәптә  бер генә ел укытырга өлгергән ул, технология дәресләрен алып барган. Агач эшен яратканга күрә,  өстәмә белем алган. Балаларны һөнәргә өйрәтер өчен өеннән 100 мең сумлык станок алып килгән. Әлеге мәктәптә коррекцион сыйныфлар да бар. Айнур барлык балаларны да  балта, пычкы тотарга өйрәткән. Бергәләп  уенчык, башка кирәк-яраклар эшләгәннәр. Шулай малайларны тормышка әзерләргә тырышкан.  Укучылар  буш вакытларын  файдалы үткәрсен өчен, өстәл уеннары ясаган.

Мәктәп директоры урынбасары  Илдар Мөбарәкшин  укытучыны бары уңай яктан гына бәяләде. Укучылар Айнур абыйларын сагына. Ялга кайткач, үзен кочаклап каршы алганнар. Сөенечтән концерт  куйганнар. Айнур аларга ватанпәрвәрлек турында  сөйләгән.

– Без – Советлар Союзы чорында тәрбияләнгән буын. Шуңа күрә егетләрнең илне саклавын хуплыйм. Чын егетлек! Айнур, бармыйм, димәде, качып  китмәде. Гамәле – ватанпәрвәрлек үрнәге, – диде Илдар Мөбарәкшин.

Аерылышулар  авыр

Илшат Әгъзамов Пучы мәктәбендә сигез ел ОБЖ һәм физкультура дәресләре укыткан. Иске Кормаш авылы егете башта йөреп укытса, соңрак фатир арендалаган. Өйләнмәгән. Аңа 34 яшь.

– Узган ел  сентябрь аенда  бер айга хәрби җыенга киткән иде ул. Икенче көнне үк өлешчә мобилизация игълан иттеләр. Авылга кайтып тормыйча, хәрби операциягә шуннан гына китте. Позывное – «Физрук». Беренче мәртәбә кайтканда: «Балалар белән  аерылышу кыен булыр», – дип  мәктәпкә килмәде. Икенчесендә үзебез ишетеп чакырдык. Мәктәпкә килгәч, күзләре яшьләнде. Балалар да сагынган иде. «Кайда яшисең, абый?», «Нәрсә ашыйсың?», «Ядрәләр шартлаганда, куркытмыймы?» Балалар төрле сораулар бирде. Егетләр туган илләрен сакларга, армиягә барырга тиеш, дип сөйләде Илшат, – диде мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова.

Илшат Әгъзамов белән элемтәгә чыгып, мәктәпне ни дәрәҗәдә сагынуын, егетләрдә патриотик хис тәрбияләү турында кызыксындык.

– Укучыларымны, бергә эшләгән хезмәттәшләремне, җыештыручы, пешекче апаларның барысын да искә алам, – ди Илшат Әгъзамов.

Укытучылар илне сакларга тиешме, әллә укытыргамы? Әнә шундый сорауны да бирдек. Аның әйтүенчә, ул хезмәт иткән полкта гына – 30лап укытучы. Россия буенча алганда, яудагы укытучылар аз түгелдер.

– Ир-егет булып дөньяга килгәнсең икән, без беренче чиратта Ватан каршында бурычны үтәргә – илне сакларга тиеш дип уйлыйм. Хәрби операция барган вакытта балаларны тәрбияләргә, укытырга да кирәк бит. Аларны нык, акыллы һәм патриот итеп үстерү мөһим.

– Чипсы ашап, телефон тотып үскән буында ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләп булырмы? – дип тә сораштык аннан.

– Һәр чор баласы үзенчә тәрбияләнгән. Хәзерге буын гына аерылып торадыр дип уйламыйм. Аларны бары аңлый белергә генә кирәк. Телефон, гаджет һәм башкалар сәбәп түгел. Технология алга барганда, бала аннан калыша алмый. Бу аңа сәләтен яңача үстерергә ярдәм итә. Әлбәттә, әти-әни, укытучы, дәүләт, социаль челтәрләр дөрес юл күрсәткәндә генә патриотик хис туа һәм ныгый, – диде Илшат Әгъзамов.

«Бу бит – безнең Сергей Юрьевич!»

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее укытучысы 42 яшьлек Сергей Маркитонов та – хәрби операциядә.  Ул мәктәптә ОБЖ һәм физкультура дәресләрен укыткан. Ун ел лицей директоры булган.

Лицейда 92 укучы белем ала. Директор Ләйсән Шәйдуллина әйтүенчә,  өлешчә махсус хәрби операция башлангач, кадрлар калмас, дип борчылалар. Укытучыларның уртача яше – 40–50. Сергей урынына армиядән кайткан егетне эшкә алганнар.

Сергей – укытучылар нәселеннән. Әнисе Людмила 43 ел математика укытса, хатыны Татьяна – инглиз теле укытучысы. Өч кыз тәрбиялиләр. Олысы Екатерина  быел медуниверситетка укырга кергән. Валерия  9 нчы сыйныфка күчкән. Кира исә балалар бакчасына йөри.

– Сергей – тырыш, төпле укытучы. Спортчы буларак,  район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулады. Волейбол яратучы кызлар һәм егетләр тәрбияләде. Патриотизм хисе көчле анда. Гаиләдә – өч малай. Ул – иң олысы. Энесен дә  алмакчылар иде, үзем барам, дигән.  «Безнең ир-егетләр фронтка киткәндә, мин ничек читтә калыйм? Укучыларымның күзенә ничек карармын?» – диде. Ике тапкыр ялга кайтып китте. Бирешмибез, җиңеп кайтабыз, ди. Без аңа ышанабыз. «Хәрби фидакарьлек өчен» II дәрәҗә медаль белән бүләкләнгән, – ди директор Ләйсән Шәйдуллина.

Беренче тапкыр ялга кайтуы үзе бер дулкынландыргыч мизгел булган. Укучылар аны тәрәзәдән күреп: «Бу бит Сергей Юрьевич!» – дип сөенгән. Мәктәп коллективы фронтка посылкалар җибәрсә, балалар хатлар яза. Элемтә югалмый, кыскасы.

 

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү