Татарстанлыларны гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия күнекмәләре турында кисәттеләр

Россиядә 3 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб күнекмәсе узачак. Илнең дүрт яңа төбәге – Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә бу очракта искәрмә ясала.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, күнекмәләрне тәүлек дәвамында 2 этапта уздыру планлаштырыла. Бу көнне штаб дәрәҗәсендә һәм практик характердагы чаралар күздә тотыла. Ведомствода билгеләп үтүләренә караганда, әлеге тренировка чарасына аңлы карарга һәм мөмкин булган мәгълүмати провокацияләргә бирешмәскә кирәк.

Өйрәнүләр профильле хезмәт хезмәткәрләренең күнекмәләрен, шулай ук көч һәм чаралар белән идарә итү күнекмәләрен теоретик яктан камилләштерүгә юнәлдерелгән.

 


Фикер өстәү