Татарстанда Владимир Жириновский исемендәге аллея пәйда булачак

Биектау районының “Светлый Яр” бакчачылык шикәтендә ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновский хөрмәтенә аллея пәйда булачак. Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар порталында бу җәһәттән карар урнаштырылган.

Тагын бер аллеягә “Виноградная”дигән исем бирелә.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Жириновский 2022 елның 6 апрелендә вафат булды. 2018 елда сәясәт эшлеклесе, илдә Президент сайлауда 6 тапкыр катнашкан бердәнбер кеше буларак, Россиянең Рекордлар китабына кертелде.


Фикер өстәү