Казанның бакчачылык шикәтендә ике кеше сөрем газы белән агуланган

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бакча йортындагы каминнан газ чыгып торган.

Казаның “Лагерная” бакчачылык шикәтендә № 526 участокның бакча йортында ике кеше сөрем газыннан агуланган. 1988 елгы ир-ат уртача дәрәҗәдә агуланып, шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китерелгән.
1987 елгы хатын-кыз да уртача дәрәҗәдә агуланган. Анысы да – хастаханәдә. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бакча йортындагы каминнан газ чыгып торган булырга тиеш.


Фикер өстәү