Казанда 48 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз сөрем газы белән агуланган

Үткән төндә Казанда Фәнни Шәһәрчек урамындагы йортның бер фатирында 48 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кыз сөрем газыннан агуланган. Бу хакта Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итә.

Табиблар ирнең уртача дәрәҗәдә агулануын ачыклаган, ул хастаханәдә дәваланудан баш тарткан. Хатын-кыз исә, авыр дәрәҗәдә агулану сәбәпле, хастаханәгә салынган.

Казан прокуратурасы белгечләр белән берлектә килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклаячак, шулай ук йорт эчендә газ җиһазыннан файдалануда иминлекне тәэмин итү турында закон үтәлешен тикшерәчәк.


Фикер өстәү