Тәнзилә Галимова: «Каз мае мобилизацияләнгән солдатларыбызның күңелен дә, битен дә җылытачак»

Азнакай районының Мәнәвез авылында яшәүче Тәнзилә Галимова каз маен махсус контейнерларга урнаштырып, мобилизацияләнгән солдатларга җибәрергә булган. Ул барысы бергә 160 данә шундый контейнер әзерләгән. Тәнзилә ханымга кызы Лена Фасхиева да ярдәм иткән.

– Интернетта бер ханымның каз маен сорап язуына игътибар иттем. “Аңа нәрсәгә кирәк икән ул?” – дип кызыксынып, шалтыратырга булдым. Ул кеше улын хәрби операциягә озатырга җыенучы әни булып чыкты. Солдатларга каз маен биреп җибәрмәкче икән. Аңа әзерләп бирдем дә, башкаларга да шундый ук контейнерлар хәстәрләргә булдым. Бу каз маен солдатларыбыз битләренә, кулларына сөртеп, салкын җилләрдән сакланачак. Моннан тыш, өс-башларына су үтмәсен өчен, күн итекләренә, киемнәренә дә сөртергә мөмкин. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, солдатларыбыз моңа мохтаҗ. Контейнерларны исә авылыбыз депутаты Эльнар Исламов алып кайтып бирде, – диде Тәнзилә Галимова.
Азнакайлылар әлеге проектка башкаларны да кушылырга чакыра.

– Аны мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем эшли ала. Хәзер бит авылларда үрдәк, каз өмәләре гөрли. Солдатларыбызга зур ярдәм булыр иде ул, – диде әңгәмәдәшебез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү