Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын пенсиягә вакытыннан алда чыгарырга тәкъдим иткәннәр

Әлегә хәрби җәрәхәт алучылар гына бу хокукка ия.

Дәүләт Думасында сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгуны гамәлгә кертергә тәкъдим иткәннәр. Тәкъдим авторы – ЛДПР фракциясе башлыгы урынбасары Ярослав Нилов. Инициативаны кабул иткән очракта “Иминиятләштерү пенсияләре турында” федераль законга үзгәрешләр кертелергә тиеш, дип яза RT.

Шулай итеп, депутат сугыш хәрәкәтләре ветераннарына картлык буенча пенсияне алданрак билгеләргә тәкъдим итә. Ирләргә – 60 яшьтә (65 яшь урынына), хатын-кызларга – 55 яшьтә (60 яшь урынына). Кешенең кимендә 15 еллык иминият стажы булырга тиеш.

Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хәрби җәрәхәт сәбәпле инвалид калучыларга гына пенсия вакытыннан алда түләнелә.

Закон проекты бүген Дәүләт Думасына юлланачак.


Фикер өстәү