Балтач халкы мобилизацияләнгән якташлары өчен 4 миллион сум акча җыйган һәм 6 тонна гуманитар йөк юллаган

Балтач районында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү буенча бик зур эш алып барыла.

Район халкы мобилизацияләнгән якташлары өчен 4 миллион сум чамасы җыйган инде. Моннан тыш 6 тоннадан артыграк күләмдә гуманитар ярдәм юлланган. Бу хакта  “ВКонтакте”социаль челтәрендә хәбәр ителә.

Районда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләренә булышу буенча оператив штаб оештырылган. Аларның гаиләләре әгъзалары һәм аларның ихтыяҗлары турында мәгълүматлар базасы булдырылган.

Район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә хәрби хезмәткә чакырылучыларның гаиләләренә, файдаланылмаган чираттагы ял өчен, компенсацияләр белән, 10 мең сумнан 60 мең сумга кадәр акча биргән. Эшмәкәрләр исә мондый гаиләләргә азык-төлек җыелмалары өләшә.


Фикер өстәү