Артем Кузнецов: «Социаль килешүне арттырып, фәкыйрьлекне киметәбез»

Республикада министрлыклар өчен 2024 елга эш максатларын һәм бурычларын сайлау буенча онлайн тавыш бирү дәвам итә. Анда 20 меңнән артык кеше катнашкан инде. Татарстанлылар экспертлар формалаштырган бурычларны хуплый һәм үз инициативаларын да тәкъдим итә ала.   

«Татарстанның күпбалалы гаиләләр төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов сүзләренчә, халыкның мәшгульлеген тәэмин итеп,  социаль килешүләрнең санын 85 процентка арттыру, һичшиксез, киләсе елның өстенлекле бурычларына кертелергә тиеш. 

– Социаль килешү төзеп без, фәкыйрьлекне ике мәртәбә киметә алабыз.  Кешеләрнең матди хәлен яхшырту, тормышын уңайлы итү өчен аларны эшкә урнаштырырга, үз эшләрен ачарга ярдәм итәргә кирәк. Шулай булганда гына аларның керемнәре барлыкка киләчәк. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2024 елга әнә шушы бурычны куя, – ди Артем Кузнецов.

Татарстанда эшкә урнашам дигән кешегә мөмкинлекләр җитәрлек. Хезмәт базарында бер эшсезгә алты  вакансия туры килә. Бүгенгә 34 мең эш урыны бар. Артем Кузнецов сүзләренчә, әгәр эшкә урнашкан һәм үз эшен башлап җибәргән очракта кеше фәкыйрьлектән чыга ала. Тәҗрибә шуны күрсәтә, ди ул.

– Үз эшен ачарга теләүчеләр, килешү төзеп, дәүләттән 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчага өметләнә ала. Моның өчен шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлергә кирәк, – ди ул.

Яңа гына үз эшен ачарга теләүчеләргә ярдәм максатыннан министрлык белән «Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе белән  кешеләрне финанс грамоталылыгына өйрәтү, эшмәкәрлек серләренә төшендерү өчен килешү төзелгән.

Шәхси хуҗалыкта үз эшен ачарга теләүчеләр дә бар. 2023 елның 23 октябренә 106 кеше авыл хуҗалыгы юнәлешендә социаль контракт төзегән.

– Үз эшен башлаган кеше дәүләттән акчалата ярдәм дә ала, аннан салым түләү һәм җитештергән продукциясенә хисап документлары да сорамыйлар. Күпләрне документ эше ким булу да җәлеп итә,  – ди Артем Кузнецов.


Фикер өстәү