Сайлауда катнашып машина откан Гардисламовлар: «Бүген төн буе йокламадык»

Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында уйнатылган беренче машинаны откан Флүдә һәм Алмаз Гардисламовлар Актаныш райоынның Яңа Кормаш авылында яши. Флүдә ханым – математика укытучысы, Алмаз әфәнде янгын сүндерү машинасын йөртүче булып эшли. Ике бала үстергәннәр. Хәзер инде аларның үз тормышы. Гардисламовлар дүрт онык сөяләр.

– Машина уйнатканны телефон аша карадык. Үз фотобызны күргәч, шаккаттык. Төне буе йоклап булмады. Әллә кемнәр котлый. Туганнар шалтырата, авылдашлар. Бөтен район белән, Татарстан белән тәбрикләделәр. Моңа кадәр бернинди бәйгедә катнашканыбыз юк иде. Беренче отуыбыз, – ди Алмаз Гардисламов.

1 февральдә Флүдә ханымга 55 яшь тулган булган. Бу машинаны юбилей бүләге итеп кабул иткәннәр. Әмма ул үз машинасын күптән түгел генә яңарткан булган.

– Яңа машина миңа була инде. Үземнеке искергән иде. Яңартырга кирәк дип йөри идем, – ди Алмаз Гардисламов. – Безнең шатлыкны уртаклашкан һәркемгә рәхмәт. Шалтыратуыгыз өчен сезгә дә рәхмәтлебез. Бүләкнең игелеген күрергә язсын.

Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Конкурста сайлауның соңгы көнендә дә катнашырга була. Фотоконкурста катнашу шартлары белән сылтама аша танышырга мөмкин.


Фикер өстәү