Ләйлә Фазлыева: Сайлау участогыннан бик яхшы тәэсирләр белән кайттык

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева ТНВ каналында узучы телемарафонда сайлауга гаилә белән баруларын әйтте.

– Сайлауга әти-әнием, улым белән бергәләп бардык. Бик яхшы тәэсирләр белән кайттык. Шундый күренешкә игътибар иттем. Сайлауга балалары белән килеп, килеп кенә калмыйча, аларга сайлауның нидән гыйбарәт булуын, ни өчен кирәк булуын урында ук аңлатучы гаиләләр күп иде. Яшь буын өчен бу бик мөһим, – диде вице-премьер.

Гаилә турында сүз чыккач, Ләйлә Фазлыева өйгә кайткач, чын хуҗабикәгә әверелүен искәртте. Аш-су эшен дә үз итә икән ул.

– Якыннарым мин пешергән коймакларны аеруча яратып ашый. Нәрсә пешерүем күбрәк кәефтән тора. Улым нәрсә генә пешерсәм дә яратып ашый үзе, – диде ул.

Ләйлә Фазлыева улы сабый чакта әйткән беренче сүзне дә бик яхшы хәтерли икән. Хәтта теркәп тә куйган. Ни гаҗәп, улының теле «бәхет» сүзе белән ачылган.

– Улымны бик көтеп алдым. Аның сәламәтлеге өчен борчылырга туры килгән көннәр дә булды. Шуңа күрә аңа гел «бәхетем минем» дип эндәшә идем. Шул рәвешле улымның теле дә шундый үзенчәлекле рәвештә ачылды, – дип хатирәләре белән уртаклашты ул


Фикер өстәү