Бер тәүлектә Россиягә Донбасстан 16 меңнән артык кеше күченеп килгән

Соңгы тәүлектә Россиягә ЛНР һәм ДНРдан 16 меңнән артык кеше күченеп килде.

«Узган тәүлектә Россиягә Ростов өлкәсендә урнашкан пропуск пунктлары аша чикне 16 меңнән артык граждан чыккан», — дип хәбәр итә РФ Федераль Куркынычсызлык советының Ростов өлкәсе буенча чик буе идарәсенә сылтама белән РИА Новости.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 24 февральдә Украинада махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Күп кенә җирле халык Россия территориясенә эвакуацияләнгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанга Донбасстан күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләр арасында илледән артык бала да бар.


Фикер өстәү