Помидор үсентеләре нечкә сабаклы булып үсәләр: нилектән шулай?

– Помидор үсентеләрен күчереп утырткан идем. Нигәдер күтәрелеп китә алмыйлар, нечкә сабаклы булып үсәләр. Нилектән шулай икән?

 Наилә Минһаҗева. Балык Бистәсе

– Үсентеләр артык нечкә булып, озынаеп китсә, «Атлет» ашламасын сибү киңәш ителә. Ләкин, чамасын белеп, помидор үсентесенең 3–4 чын яфрагы чыккач кына. 1 литр суга 1,5 мл ампуладагы сыекчаны өстибез дә, болгатып, һәр төпкә 30–50 мл чамасы (кечкенә бер чәркә) сибәбез. Шуннан соң 2–3 көн су сипмичә торабыз. Тамырлары көчәеп, сабаклары юанаеп китәчәк, яфраклары куе яшел төскә керәчәк. Ләкин эремәне бер генә тапкыр сибү кирәк. Яфракларына гына сиптерергә уйласак, 1,5 литр суга 1,5 мл сыекча кушып, 7 көн аралаш 3 тапкыр сиптерәбез. Борычны да шулай тукландырырга мөмкин. Баклажанның исә төбенә бер генә тапкыр сибәргә киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, эремәне бүлмә гөлләренә дә (300 мл суга 1,5 мл препарат салып – ярты елга бер тапкыр), петунияләргә (1 литр суга 1,5 мл) сибәргә мөмкин.

 

 


Фикер өстәү