Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе: “Балаларыбыз чит тел чолгап алган мохиттә яши икән, аларны патриот итеп тәрбияләп булмаячак”

Бүген Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан журналистлар Россия Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская белән аралашты.

– Сәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, Россия мәдәнияте, һичшиксез, үзгәрәчәк. Һәм бу үзгәрешләр безнең өчен файдага булачак – мин моны инде бүген курыкмыйча әйтә алам, – диде ул журналистларга. – Бүген безнең мәдәният кайбер вәкилләреннән “чистара” башлады. Кемдер акча ягын кайгыртып, кемдер башкасын. Дөресен генә әйткәндә, андый затларның чын йөзләрен нәкъ менә хәзер күрсәтүләре хәерлерәктер тә. Ни генә булса да, безгә киткәннәр турында түгел, калганнар турында уйларга кирәк.
Елена Ямпольская Европага йөз тоту, “инглизләшү” мәсьәләсенә дә тукталды. “Казанга өметләрем зурдан иде. Кичә махсус үзәк урамнарны карап катыйм – өметләрем акланмады. Инглиз сүзләре артык күп кулланылган. Кешенең уй-фикерләрен ул укыган китаплар, ул караган фильм-спектакльләр генә формалаштырмый. Аңа үзе яшәгән мохит тә йогынты ясый. Әгәр дә балаларыбыз чит образлар, җырлар, геройлар, чит телләр чолгап алган мохиттә яши икән, без аларны чын патриот итеп тәрбияли алмаячакбыз. Алай гына да түгел, мондый мохиттә яшәгән кешенең күңелендә гармония булмаячак. Чөнки гармония үзеңә якын булган әйберләр чолгап алганда гына барлыкка килә ала”, – диде ул.
Комитет рәисе якын арада әлеге һәм башка проблемаларны хәл итәр өчен махсус тәкъдимнәр белән чыгарга җыенуларын да искәртте.


Фикер өстәү