Вероника Ямалеева: «Инглиз телен дә инглизләр укытмый бит»

Чаллы шәһәренең 9 нчы мәктәбендә рус телле балаларга татар теленнән белем бирүче Вероника Ямалеева бу сүзләрне юкка гына әйтми. Чөнки ул үзе дә мари милләтеннән. Башка телләрне өйрәнергә, хәтта укытырга да бернинди чикләр юк дип саный.

– Вероника Владиславовна, шулай да инглиз теле – ул бөтенләй башка өлкә, бездә инглизләр яшәми бит. Ә татарлар күп…

– Татар телен өйрәнергә теләү хисе миндә бәләкәй чактан бар иде. Бәлки, ул Татарстанда туып үскәнгәдер, өстәвенә күп кенә туганнарым да татарча аңлый, сөйләшә. Дөрес, мин кечкенәдән өйрәнә алмадым, чөнки ул вакытта мәктәптә татар телен татар балаларына гына укыттылар. Төрле милләттән булгач, дусларым белән дә күбесенчә рус телендә аралаштык, өйдә марича сөйләштек.

– Татар телен ничек өйрәндегез?

– Мин үземне белгәннән укытучы булырга хыялландым. Бәләкәй чакта гел «мәктәпле» уйный идек. 11 сыйныфны тәмамлагач, хәтта уйлап та тормадым: Чаллыдагы педагогия көллиятенә юл тоттым. Менә шунда җай чыкты да инде: тәҗрибә йөзеннән рус телле студентларны татар теленә өйрәтергә булдылар. Мондый мөмкинлек чыгуга шатланганымны белсәгез! Бу төркемгә нәкъ минем кебек татар теленә битараф булмаган укучылар җыелды. Шуңа күрә дә рәхәтләнеп, тәмен белеп укыдык. Кураторыбыз Роза Мидхәт кызы Абдуллина безгә татар телен яратырга, нечкәлекләренә төшенергә өйрәтте. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Шуннан Казан дәүләт педагогия институтының Чаллы филиалында укуымны дәвам итеп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыктым. Дүртенче сыйныфтан бирле белем алган мәктәбемә эшкә килдем. 20 ел үткәне сизелмәде дә, чөнки миңа авыр түгел, киресенчә, эшемнең нәтиҗәсе күренгәч, күңелем һәрвакыт сөенеч белән тула.

– Мавыгып китеп, үз туган телегезне онытмагансыздыр дип беләм?

– Юк, әлбәттә. Гомумән, безнең туганнар арасында өч телне белү – ул гадәти күренеш.

– Балаларыгыз нинди телдә сөйләшүне кулайрак күрә?

– Мәктәптә, урамда төп аралашу рус телендә булгач, алар да рус телендә күбрәк сөйләшә инде. Әмма татар телен дә, мари телен дә яхшы беләләр.

– Тел мәсьәләсендә туган ягыгызда нинди хәлләр бар?

– Безнең якта марилар биш авылда күмәкләшеп яши. Минзәлә районында – Калтак, Филимоновка, Чупай, Мөслимдә Мари-Бүләр һәм Осиновка авыллары. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, алар анда берничә йөз еллар элек пәйда булган: Явыз Иван Казанны басып алган чорда килеп төпләнгәннәр. Шуңа, күрәсең, Татарстанда яшәүче мариларның үз диалектлары барлыкка килгән. Моны мари-татар диалекты дип тә атарга мөмкин булыр иде, чөнки алар күп кенә татар сүзләрен «үз иткәннәр». Мин бу фикерне күргәннәремнән чыгып әйтәм. Чөнки Йошкар-Олага баргач, мари телендә башкачарак сөйләшүләрен ишеттем. Ничек кенә булмасын, туган җиремдә марича сөйләшәләр, бәйрәмнәрне, төрле чараларны туган телдә үткәрәләр. Кыскасы, бөтен шартлар  тудырылган.

– Гадәттә, рус телле балалар татар теле дәресләрен өнәп бетермиләр. Бу өйрәнергә теләмәүдән дә түгел, беренче чиратта алар өчен  артык эш, артык дәресләр кебек тоела бугай?

– Һәрхәлдә, минем укучыларым дәрескә бик теләп йөри. Күп нәрсә, чыннан да, укытучыдан тора бит. Мари милләтеннән икәнемне белгәч, балалар бигрәк тә кызыксынып китәләр. «Сез ничек шулай татар телен өйрәнә алдыгыз, җитмәсә укытасыз да әле?» – дип гаҗәпсенгән булалар. Андый вакытларда: «Инглиз телен дә инглизләр укытмый бит. Димәк, татар телен дә өйрәнергә була. Мин сезне өйрәтермен», – дип вәгъдә бирәм. Иң мөһиме, балаларны беркайчан да куркытмыйм. Контроль эш алдыннан алар: «Биремнәр авырмы?» –  дип сорыйлар. Мин һәрвакытта да, юк, сез аларның барысын да беләсез инде, дип җавап бирәм. Беренче чиратта балада ышаныч тудырырга кирәк. Ахыр чиктә нәтиҗәсе дә әйбәт була. Татарча укый башлаганда, мин үзем дә берни белми идем бит. Үз башымнан үткәнгә, балаларны да ничек өйрәтергә икәнлеген бик яхшы аңлыйм.

– Татар теле укытучыларыннан, дәреслекләр күбесенчә грамматиканы өйрәтүгә корылган, сөйләм теленә игътибар җитми, дигәнне ишеткәнем бар…

– Грамматикасыз сөйләм теленә дә өйрәтеп булмый бит инде. Нинди кушымчаның кайсы очракта кулланылганын өйрәтергә кирәк. Ә калганы, минемчә, укытучының осталыгына бәйләнгән. Дәреслекләрдән тыш интернетта да күп кенә файдалы материаллар табарга була. Әмма бу очракта, камиллеккә чикләр юк, дигән гыйбарә дә бик урынлы.

– Сез нинди ысуллар кулланасыз?

– Дәресләргә иҗади якын килергә кирәк. Әдәбият дәресләрендә без әкиятләр укыйбыз, укучылар татар язучылары турында рефератлар язалар. Китаплардан гына түгел, интернеттан да файдаланалар. Фото һәм видеолар күрсәтү өчен һәр класска проекторлар куелган. Рус телле балалар булгач, әдәбият дәресләрендә татарча гына сөйләшүне таләп итеп куймыйм. Шуңа күрә киеренкелек тә пәйда булмый. Татар теле дәресләрендә исә балалар матур итеп сөйләшкәнне ярата. Без укып кына калмыйбыз, инсценировкалар ясыйбыз. Кызганыч, дәресләрне кыскарту сәбәпле, вакыт бик кысан.  Шуңа күрә күбрәк әңгәмәләр алып барырга тырышам. Минемчә, сөйләшергә өйрәнү, чыннан да, телне өйрәнергә һәм яратырга нигез булып тора. Бу җәһәттән бер мисал китерәм. Күз алдына китерегез әле. Сез машина йөртү өчен теорияне өйрәнеп бетердегез, ди. Әмма рульгә утырмыйча, кызыксыну барлыкка килмәячәк. Ул гына да түгел, практика булмагач, сез өйрәнгәннәрне онытырга да мөмкинсез. Тел белән дә шулай. Кеше күпме кирәк сүз җыелмасы өйрәнергә, җыр тыңларга, кино карарга мөмкин. Әмма үзе сөйләшә башламаса, ул телне өйрәнә алмаячак. Шуңа күрә мин балаларны оялмаска, теләсә кайсы сүзне кычкырып әйтергә өндим.

– Нәтиҗәләр…

– Укучыларым белемнәрен викториналарда, бәйгеләрдә күрсәтергә бер дә кыенсынып тормыйлар, ярышырга яраталар. Ел саен үткәрелә торган «Мин татарча сөйләшәм» шәһәр бәйгесендә призлы урыннарны алалар. Бер укучым Анастасия Матросова инде берничә ел туган тел буенча республика олимпиадасында катнаша һәм татар телен яхшы белүчеләр арасында исәпләнә. Быел үткәрелгән олимпиадада ике призерым бар.

– Минем балам татар телен өйрәнергә теләми, дигән әти-әниләргә ни дияр идегез?

– Бу фикер дөрес түгел. Балаларны кызыксындырырга гына кирәк. Әти-әниләр дә моны яхшы аңласын иде.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү